Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Көтүчеле авыл – сыерлы

Кем уйлаган авылда көтүче дефицит булыр заманнар килер дип?!

Ә бит җитте ул вакытлар һәм бер ун ел бар инде яз саен көтүче табу проблемасы туа башлаганга.

Башта халык чират буенча көтеп карады, аннары, моның җиңел эш түгеллеген аңлап, кайберәүләр терлекләрен көтүгә кумый башлады.
Көтүче булмау сәбәпле, авылларда сыерлар башы кимеде. Хуҗалыкларда мөгезле эре терлекне бетерүнең төп сәбәпләренең берсе нәкъ менә көтүче юклыгы булуын күпләр таный, бу хакта социаль челтәрләрдә дә язалар. Инде соңгы елларда электрон көтүче уйлап таптылар. Әмма ул тере кешегә җитәме соң?! Тере көтүче бит ул хайваннарны сусылрак һәм мулрак үләнле җирдән йөртә, үз вакыты белән сулык булган җирдә ялга туктый, чыбыркысы да тәк кенә, кыяфәт өчен генә аның, сыртларын «ялап» алу өчен түгел. Шуңа да кич белән тук сыерларның җиленнәре сөттән тулышкан булыр иде. Ә хәзерге ток йөгертелгән тимерчыбыкка ялгыш кына тиеп киткән сыерлар нервныйга әйләнеп бетә, ничә көннәр дәвамында һаман бер урында утлап, тәмле үлән дә калмый. Кая ул атлаган саен җиленнән сөт агызып кайту, тәк, көне буе мөгрәп өйдә ятмау гына инде, шул...
Безнең районда, хәзерге вакытта көтүче проблемасы булмаган бер генә авыл калгандыр, мөгаен. Ул да булса – Бәчек. Биредә инде күп еллардан бирле авыл көтүе ирле-хатынлы Шакировлар кулы астында. Ышанычлы кешеләр карамагына бәчеклеләр дә терлекләрен тыныч күңел белән чыгарып җибәрә.
– 5 май көнне Бәчектә көтү чыкты, Аллаһка шөкер. Анда 25ләп сыер йөри. Тере көтүчесе булган авыл тирә-якта юк бугай инде ул, шуңа авылыбызның барлык халкы Рәмис белән Рузалия гә бик рәхмәтле, – ди Бәчек имамы, Түбән Урысбага җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. – Ел саен көтүне бик матур итеп, халык канәгать булырлык итеп көтәләр, исән-сау гына булсыннар.
Әйе, мондый көтүчеләрне хәзер күз карасыдай саклап, кадерләп кенә торасы. Районыбызның калган авылларында көтүче чыбыркысы инде йә бөтенләй шартламый, йә әлеге дә баягы токлы чыбык көтә. Анысына кадәр дә малларны озатырга кирәк әле. Нигә мондый проблема туды икән? Сүз дә юк, бик авыр һәм катлаулы хезмәт ул, җаваплы да әле. Нинди генә һава торышы булса да, хайваннарны таратмыйча, зыян-зәрәт китермичә сакларга, ашатырга кирәк. Таулы-чокырлы, сазлыклы урыннар аша да узарга туры килә, барлык авыллар тирәсендә җәйрәп яткан болынлыклар гына түгел бит. Шулай да, элек көтүче мәсьәләсе болай ук хәл ителмәслек түгел иде, көтүе чыкмый калган авыл юк һәм әле берничә көтү йөри иде. Димәк, проблема хәзерге кешеләрдә. Дөресрәге, беркемнең дә бу эшкә алынасы килмәүдә. Эш юк, дип өйдә ятуы күпкә рәхәтрәк. Ә ай ахырында һәр сыер башыннан 1000-1500 сумны бөгәрләп кесәгә тыгып куясы тагын да күңеллерәк булыр иде, югыйсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев