Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күрше хакы – тәңре хакы

Изгелек, игелек кылу әби-бабайлардан канга күчкәндер. Алардан күреп, буыннан-буынга күчә игелекле гамәлләр кылу гадәте.

Мин бала вакытта әбием күрше әбиләргә сәдака итеп имән күмере керттерә иде. Күрше Сафия әбидә дә, Хәтимәттәйләрдә, Гайшәттәйләрдә, Рәхимәттәйләрдә дә имән түмгәге чыгарып, нык, яхшы күмер төшәрлек утын эшләүчеләре юк иде шул. Ә күмер самовар кайнатырга күп кирәк. Һәр атнада ипи салгач, яңа ипине кисеп, Рәхимәттәйгә керттерә иде әбием.

Әбиләр буыныннан соң бергә ярдәмләшеп эшләү-яшәү, пешергән камыр ашларын бүлешү әнкәйләр, Фатыйма апа, Миңлебикә апа, Һәдия апаларга күчте. Кырда күп курмы җыярлык урын күрсәләр дә, бергә-бергә китәләр иде. Көз көне җир катыр гач, урманга коры ботак сындырып (ыргак белән) утын алып кайтырга, эңгер-меңгер төшкәч, күмәкләшеп китәләр иде. Утын җитми, кача-поса баралар, юкса Лекандр тота.

Алар буыныннан соң тор мыш лар ярыйсы гына яхшырды инде. Безнең буын да бергә көн итте. Кырда бүлеп биргән бәрәңге, чөгендер җирләрен дә бергәләп, үзенеке бетүгә туганнарга, тирә-күршеләргә булышып эшләдек. Әбиләр, әти-әни ярдәм итәргә кирәклекне әйтеп кенә түгел, үзләре мисалында күрсәтәләр иде.

Безнең тыкрыкта, урамда яшәүчеләр кебек бердәм, ярдәмләшеп эшләүче күршеләр аздыр.
Менә, бездән соңгы буын да шул эстафетаны дәвам итә. Без үстергән балалар да, Аллаһка шөкер, тирә-күршеләре белән дус-тату, бер-беренә булышып яши. Аларга әйтеп торасы да, ялынасы да юк, үзләре белеп ярдәмләшәләр. Авылда бакча эшләре дә, печән-саламы да күмәк эшләнә. Шуңа күңел сөенә!

Тирә-күрше яшьләребезнең тырышып дөнья көтүләре, балаларын да хезмәт сөючән, ярдәмчел итеп үстерүләренә сөенәбез. Күрше малайларыбыз – Җәүдәт, Рафикъ, Зөлфәт, Хәмзә, Рафис, Әнәс, Нәфикълар бертуганнар кебек. «Малайлар» диюем – яратып әйтүем генә, алар инде ир уртасы егетләр. Ул-кызлары буй җитеп килә. Хатыннары төрле авыллардан булсалар да, дус-тату яшиләр, ярдәмләшәләр. Балаларын да «күрше хакы – тәңре хакы» дигән принцип белән тәрбиялиләр. Олыны – олы, кечене – кече итеп, хөрмәтли белүче, эш сөючән, туганнар кебек тату яшьләр үсә тыкрыгыбызда.
Үзегезнең игелек орлыкларын киләсе буынга да тапшырып яшәрсез, Аллаһ боерса, күңелебез тыныч сезнең өчен.

Рәйханә Зәйнуллина. Бакырчы – Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X