Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Көз шигырь яратучыларны рухландыра

Көз – елның иң матур фасылыдыр ул.

Бу чорда без яфракларның алтынга күмелеп, төрле төсләр белән буялуын, бакча-кырларыбыздан мул уңыш җыеп алынуын, көнозын яңгыр сибәләвен, шул ук вакытта тиздән кыш киләчәк дип, кисәткән беренче карны да күрәбез. Менә шундый үзенчәлекле көз шагыйрьләрне дә, шигырь укырга яратучыларны да рухландырмый калмыйдыр.

 
Шушы көннәрдә шәһәребезнең 3нче гимназиясендә өч телдә узучы «Очей очарование» дип исемләнгән II Төбәкара бәйге оештырылды. 8-10 ноябрь көннәрендә шигырь укучылар конкурсының беренче этабы уза һәм 195 укучының видео эше карала, шуларның 94е финалга уза.

Иҗат дигән төшенчә ул һәрберебездә яши. Бүген исә бездә иҗат, шигырь бәйрәме. Һәм сез дә, укучылар, поэзия үрнәкләре белән танышкач, шигырьләр, җырлар язарсыз, киләчәктә иҗади кешеләр булырсыз дип ышанам. Ә бүгенге бәйгедән илһамланып, рухи азык алып китәрсез дип өметләнәм, – дип сәламләү сүзләрен җиткерде 3нче гимназия директоры Марина Ильина.


Гимназиядә оештырылган бәйге берничә секциядә узды, укучылар үз чыгышларын рус, инглиз һәм татар телендә тәкъдим итте. Миңа исә ана телебездә сөйләгән малай-кызларның шигырьләрен тыңлап, үземә ләззәт алып кына калмыйча, бәя бирергә дә туры килде. Мин гел шундый фикердә: нинди генә бәйге, конференция булмасын, анда катнашучыларның һәммәсе дә җиңүче. Чөнки алар катлаулы уку программасыннан, бихисап түгәрәкләрдән тыш, шушындый өстәмә чараларда үз сәләтләрен күрсәтергә вакыт таба һәм кыюсызлыгын җиңеп, «мин булдырам», дип, үз-үзенә ышаныч белдерә. Менә бу сыйфатлар балада иң мөһиме. Әлбәттә, укучыларны әзерләгән укытучыларга да рәхмәтнең иң зурысы. Нәкъ менә алар яшь буында иҗатка, әдәбияткә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли. Гомумән, шигырь укырга, язарга, сөйләргә яраткан малай-кызларның киләчәктә күңеле бары изгелектә булыр дип ышанасы килә.


Укучылар төрле авторларны сайлаган, нигездә көз темасы яктыртыла. 5нче гимназиядән Әминә Гайсина, Әнисә Николаева, Газизә Әкрәмова, Күгәй мәктәбеннән Галия Шәйхенурова, Васильевоның 3нче мәктәбеннән Хәдичә Шәмсетдинова, 18нче лицейдан Ильвина Сабирова, 7нче мәктәптән Ризат Сабиров чыгышлары искитмәле иде. 3нче гимназия укучысы Максим Галкин рус милләтеннән булса да, шигырен саф татар телендә сөйләде. Һәр чыгыш артында зур әзерлек, тырышлык ятканлыгы әллә кайдан күренә. Барлык катнашучылар да I, II, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Йомгаклау тантанасында һәр секциянең жюри рәисләре нәтиҗә ясаганда, Норлат мәктәбе укучысы Әдилә Гыйләҗеваның сәнгатьле итеп сөйләвенә таң калулары турындагы фикерне дә ишетеп, шатландым.

Әйе, Норлат мәктәбе бер генә бәйгедән дә читтә калмый, ара ераклыгы да алар өчен киртә түгел. Афәрин! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев