Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

КОНЦЕРТ ШӘП УЗДЫ

Яшь, талантлы театр һәм кино артисты Илфат Гыйбадуллин кечешырданлыларны матур иҗат концерты белән сөендерде.

Илфатның һәрбер чыгышын тамашачылар алкышлар белән каршы алды. Җырлый, матур сөйли, пародияләр ясый, җитмәсә шигырьләр дә иҗат итә икән күрше авыл егете Илфат Гыйбадуллин.

Концертта шулай ук матур җырларын әнисе Гөлсинә ханым, дуслары Зөлфирә Бикмуллина бүләк итте. Дәртле биюләрне сеңлесе Гөлүсә һәм Ләйлә тәкъдим итте.
Безне сөендергәннәре өчен барчасына да зур рәхмәт, Илфатка алга таба иҗади үсешләр, уңышлар теләп калабыз!

 

Кече Шырдан клубы ВК төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев