Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Көчле беләкле, дәртле йөрәкле, нечкә күңелле алар

Авыл җирендә яшәп тә, календарьдагы күркәм даталарның берсе – 15 октябрь – Бөтендөнья авыл хатын-кызы көнен билгеләми мөмкин түгел.

Авыл хатыны...

Әлеге сүзтезмә буенча күп кенә кешеләрнең күз алдына алъяпкычын япкан, башына яулыгын бәйләгән, кулына чиләк яки башка хуҗалык әйбере тоткан һәм йорт кошлары тирәсендә кайнашкан урта яшьләрдән олырак хатын-кыз килеп баса. Эһе, шулайдыр! Замана авыл хатыны шәһәрнекеннән берни белән дә аерылып тормый бүгенге көндә, шул, уңганлыгы, теләсә нинди авыр эшне дә умырттырып эшли белүе белән аерылса гына. Замана авыл хатыны – нык рухлы, авырлыкларга түзә торган һәм бәйсезлеккә омтылучан, үз җилкәсендә «калхуз» эшен дә, йорт ны да, балалар һәм бакча хезмәтен дә тартып баручы. Әле күбесе машинаны да үзе йөртә – чөнки бу хәзер «крутой»лык күрсәткече түгел, ә ихтыяҗ.

Ә иң мөһиме – авыл хатыны, әби һәм әниләребез заманындагы кебек үк, өйнең җылы учагы, кояшы, ягымлы әни, назлы хатын, кайгыртучан хуҗабикә булып кала.


Авылларның бөтенләй юкка чыкмавына хәленнән килгән кадәр өлеш кертүче әлеге гүзәл затларга багышланган көнне һәр җирлектә ничек тә булса билгеләп, аларны һичьюгы шушы бер көн генә булса да игътибар үзәгендә тотарга кирәк.
Әйшә үзәкләштерелгән клублар системасы, бу зонага кергән 13 мәдәният йорты хезмәткәрләре белән, ел саен Авыл хатыны көненә багышланган «Сөмбелә» фестивален уздыра. Быел бу матур бәйрәмне Карагуҗада оештырдылар.

Биредә мәдәният йорты мөдире әле чагыштырмача яңа, 1 июльдән бирле генә эшли. Әмма, сәнгать өлкәсендә тәҗрибәсе аз булу, Миләүшә Минһа җевага әлеге чараны югары дәрәҗәдә оештыруга киртә булмаган.

Катнашучылар: «Алдагы елларда булачак фестивальләрнең дәрәҗәсе моңардан ким булырга тиеш түгел, бүген биредә аңа яңа югары планка куелды», – дип киткәннәр.

Сүземне тыңлап килгән өчен Зөлфәт Зиннуровка бик зур рәхмәт инде, ул чын мәгънәсендә бәйрәм концертыбызның бизәге булды. Шулай ук, искиткеч чыгышлары өчен Әйшә клублар системасы зонасында эшләүче һәм «Сөмбелә» фестивалендә катнашкан барлык коллегаларыма да, хөрмәтемне, үземнән һәм авыл халкы исеменнән рәхмәтләребезне җиткерәм, – ди Миләүшә ханым. – Әмма күңелне көйдергән бер нәрсәне дә әйтәсем килә, бу турыда Зөлфәт Зиннуров та сөйләде – халык оештырылган чараларга әз йөри. Алдан белдерүләр эленде, хәзер интернет заманы, барлык әбиләргә кадәр социаль челтәрләрне күзәтеп, яңалыклар, хәбәрләр белән танышып бара – Карагуҗа төркемендә «Авыл хатыны» көненә багышланган чара булачагы турында, шулай ук алдан кисәттек. Әгәр дә авылдашлар бердәм булып, әзме-күпме тырышлык һәм вакыт куеп әзерләнгән чараларны тамаша кылып, күңел ачып ял итәргә мәдәният йортыбызга йөрсә, тагын да канатланыб рак эшләр идек.


Ә барлык эшләрен калдырып, вакыт табып «Сөмбелә» фестивален карарга килүчеләрнең барчасына да кичә бик ошаган, һәр кеше канәгать калган. Мондый зур бәйрәм, әлбәттә, бүләкләрсез генә узмый инде ул.

Тырыш хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәхилә Сабировага Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьевның Рәхмәт хатын Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Марат Минһаҗев тапшырды.

Карагуҗа җирлеге башлыгы Раилә Хөснетдинованың Рәхмәт хатларына һәм истәлекле бүләкләренә, гомерләре буе авылда хезмәт куйган түбәндәге ханымнар лаек булды:
Рабига Хәбибуллина – озак еллар Карагуҗа авыл советы җитәкчесе вазифаларын башкарган, заманында авылга газ һәм су кертү өчен бик күп тырышлык куйган, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләгән;
Мәүлия Вәлиуллина – үзенең өч баласын һәм килене бик яшьли дөнья куйганнан соң, берсе 3 яшьлек, икенчесе 19 көнлек булып ятим калган оныкларын да тәрбияләп үстергән;
Гадилә Касыймова – күп балалы ана – ире Хафиз абый белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр һәм бергә тормыш коруларына 50 ел;
Илсөяр Ганиева – гомере буе кибетче булып эшләгән һәм авылның иҗтимагый тормышында бик актив катнаша, аңардан башка бер чара да узмый.


Чынлап, кайсы гына авыл хатынын алма – тормышы һәм язмышы буенча китап язарлык. Һәрберсе алар өчен махсус билгеләнгән шушы бәйрәмгә, игътибарга һәм ихтирамга лаек! Саулык-сәламәтлек сезгә, хөрмәтле авыл хатыннары. Үзегезнең дөнья тоткасы булуыгызны, бәягезне белеп яшәгез!


Хатын-кызсыз өйләр – тәм-тозсыз,
учак – утсыз, суыткыч – бозсыз,
сыер – сөтсез, күңел – үксез,
шигырь – юк сүз!.. (
Газинур Морат)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев