Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Клубыбыз гөрләп эшләсен

Күгеш авыл җирлегендә яңа клуб ачылды. Мине Алабуга мәдәни агарту училищесын тәмамлагач, юллама буенча элекке Төньяк Норлат районы Әрә авылына изба-читальняга мөдир итеп билгеләделәр. Ул вакытта клуб колхоз, ә изба-читальнясы авыл советы карамагында иде (соңыннан берләштерделәр).

Рәисе – миллионер «Вахитов» исемендәге колхозны җитәкләүче Зәйнәп апа Садыйкова Күгеш авылына кыргый таштан клуб бинасы салдырган, мин эшли башлаганда ул әле өлгереп җитмәгән иде. Аны 1960 елның сентябрь аенда ачтылар. Ул клубыбыз мөдире Альфред Гатауллин булды. Бина берничә тапкыр ремонтланып, ахырда авария хәленә килде.

Моңа 61 ел вакыт узып китте. Күп тапкырлар мөрәҗәгать итүләргә карамастан, клуб һаман яңартылмады. Ниһаять, хәзерге авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин тырышлыгы белән, күп мәшәкатьләр аша үтеп, төрле инстанцияләргә, төрле депутатларга мөрәҗә гать итеп, мәдәният йорты төзергә дигән карар кабул ителде. Һәм менә ул көн килеп җитте. Айдар, Күгеш, Әрә авыллары халкы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Җитәкчебезгә исәнлек, алга таба да эшендә уңышлар телибез.

Яңа бина ачылу тантанасына бик күп кунаклар кайткан иде һәм ул югары дәрәҗәдә узды. Яңа мәдәният йортына күчү зур бәйрәм, өй туе кебек булды. Клубка йөрүчеләр, бигрәк тә яшьләр, барлык җиһазларга сакчыл карасыннар, кадер ләп тотсыннар иде. Шушы мәһабәт бинада төрле кичәләр, түгәрәкләр оештырып, гөрләп эшләргә насыйп итсен.

Мәдинә Шәмсиева. Әрә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

46

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев