Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Китапханәчеләр Яңа ел кәефе бүләк итә

Яңа елга санаулы көннәр калганда, нинди генә шартларда эшләүләренә карамастан, беренчеләрдән булып авылдашларга бәйрәм җитәсен, елдагыча "Яхшы кәеф бездән башлана", дип китапханәчеләр җиткерә.

Төшенкелеккә бирелми алар, менә быел да Яңа елдан, бәлки яңа китапханә булыр, диеп, могҗиза көтәләр! Теләкләре чынга ашсын иде инде, югыйсә Кыш бабайлары да күптәнге китап укучылары бит. Быел башка еллардан аермалы буларак,Кыш бабай, Кар кызы, убырлы карчык бик ерактан ук, аның туган ягыннан төньяк боланнарына утырып килгән. Боланнарны урман буенда калдырып, авыл балаларын тәбрикләп, бүләкләр бирер өчен ерак юллар үткән алар. Кыш бабай үгез елы икәнен дә онытмаган, капчыгына печән дә салып килгән әле. Яңа елда да укучыларыбыз күп булсын, исән-сау, сәламәт булыйк, Яңа ел белән, ди, кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев