Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык... («II муниципаль Равил Сәйфетдинов укулары» исемле бәйге уңаеннан)

Һәр төбәк, һәр як үзенең танылган шәхесләре белән билгеле.

Безнең Яшел Үзәнебез – дөньяга Каюм Насыйри, Фаил Шәфигуллин һәм Афзал Шамов, Азат Вергазовлары белән билгеле төбәк. Сигез гасырлык чал тарихы булган, Баһаветдин Вәисиләрне биргән Мулла Иле авылының изге уңдырышлы туфрагында туып, шуннан яшәү һәм илһам чыганагы алучы, бар кешеләрне дә эчкерсез ярата белүче танылган шагыйрь, публицист, мөхтәрәм аксакалыбыз Равил Гарәф улы Сәйфетдинов бөтен районыбызның да күренекле шәхесе иде. Ул Мулла иле авылы мәктәбендә 45 ел буе укытучы, шуның 29 елын директор булып эшләгән; 2005 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр авыл мәчетенең имам-хатыйбы вазыйфаларын башкарган. Аның иҗатына үз вакытында Хәсән Туфан, Илдар Юзеев кебек танылган татар шагыйрьләре дә югары бәя биргәннәр: «Мөгаллим дә, шагыйрь дә булган сәләтле шәхес» (И. Юзеев), «Шигырь Мәҗнүне. Шагыйрь, мулла-укытучы» (Т. Галиуллин).

Якташыбызның директорлык һө нәрен дәвам итеп, бүгенге көндә 16нчы мәктәп белән аның улы Рөстәм Сәйфетдинов җитәкчелек итә. Узган елның декабрендә мәктәбебездә укытучы, шагыйрь якташыбыз иҗатына багышланган «II муниципаль Равил Сәйфетдинов укулары» исемле бәйге узды. Анда шәһәр һәм районыбызның Мулла Иле, Бишнә, Олы Ачасыр, Карамалы Тау төп гомуми һәм шәһәребезнең 15, 16нчы урта мәктәпләре, 5нче гимназиясе, 14нче лицей, Васильевоның 3нче мәктәбе укучылары һәм укытучылары көч сынашты.

Эшләрнең байтагы онлайн форматта кабул ителде. Чараның тантаналы өлешендә актлар залында безнең мәктәп укучылары иҗади көчләрен сынаштылар.
Бәйгегә барлыгы 76 эш тәкъдим ителде. Укучыларның чыгышларын һәм иҗат эшләрен «Равил Сәйфетдинов әсәрләрен сәнгатьле уку», «Каләм тибрәтү» (яшь иҗатчылар), «Равил Сәйфетдинов балалар күзлегеннән» (яшь рәссамнар) номинацияләрендә мәртәбәле жюри (рәисе: С.Бикмөхәммәтова – укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары; жюри әгъзалары – югары категорияле туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары Р.Әминова һәм Суфия Гайсина бәяләде һәм урыннар билгеләде. Жюри бертавыштан, Равил Сәйфетдиновның шигырьләрен иң оста итеп башкаручы дип, Мулла Иле авылы егете Газиз Сәйфетдиновны (бүгенге көндә Норлат урта мәктәбенең X сыйныфында укый) һәм 16нчы мәктәпнең IX сыйныф укучысы Булат Вахитовны билгеләде. Ә «Каләм тибрәтү» (яшь иҗатчылар) номинациясендә шәһәребездәге 5нче гимназиянең X сыйныфы укучысы Газизә Әкрәмовага тиңнәр табылмады.

Укытучылар тарафыннан «Иң яхшы дәрес эшкәртмәсе» номинациясенә тәкъдим ителгән дәрес һәм дәрестән тыш чаралар методик кулланмалары, шулай ук, югары бәяләнде. Укучылар һәм укытучыларның барысына да районыбыз мәгариф идарәсенең дипломнары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
2017 елда төзелгән килешү нигезендә безнең мәктәп Курган өлкәсенең Шатров районы Кызылбай урта мәктәбе белән хезмәттәшлек итә. Шул еллар дәвамында татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында видеоконференцияләр, онлайн семинарлар, конкурслар үткәрдек. Шулай ук татар теле һәм әдәбиятыннан методик әсбаплар һәм дәреслекләр, электрон кулланмалар, матур әдәбият белән уртаклаштык. Әлеге мәктәптән конкурс та татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сурия Ибраһимова җитәкчелегендә 9 укучы бик матур катнашты. Алар барысы да Равил абыйның шигырьләрен һәрберебезнең күңеленә хуш килерлек итеп башкарды. Ерактагы якын кардәшләребезгә, шулай ук, Яшел Үзән районы мәгариф идарәсенең дипломнары җибәрелде.

Күңелләрне җилкетерлек бию, җырлар белән үрелеп барган әлеге бәйге әдәби кичә төсмерен дә алды. Укучылар Равил абый Сәйфетдиновның әсәрләрен ихлас күңелдән һәм ләззәт белән сөйләп, үзләрен шигърият диңгезендә йөзгән кебек хис итте. Аның иҗаты буенча ясалган рәсемнәр искиткеч зәвык белән башкарылган иде.

Мәктәбебездә үткәрелгән әлеге бәйгене 2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына йомгак дип тә әйтеп була. Нәкъ менә шундый чаралар туган телебезнең аһәңен, сафлыгын пропагандалауда мөһим дәлил булып тора.
Якташыбыз Равил Сәйфетдиновның тормыш кредосы булган «Мәңгелеккә килдем дип казган, иртәгә үләм дип гыйбадәт кыл» дигән сүзләрдәгечә, без туган телебез һәм милләтебез файдасына алга таба да зур эшләр башкарырга әзер!

Суфия Гайсина,
югары категорияле туган (татар) тел
һәм әдәбият укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев