Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кирәк икән сукага да җигелә

Хатын-кызмы? Хатын-кыз ирләр йөрәге җитмәгән эшләрне дә майтара ул! Әгәр ачуы да чыккан чак булса, сукага гына җигелү түгел, тау күчерергә мөмкин.

Шөкер, быел да бакчаларыбызны буш итмәдек, яшел чәләрен дә, бәрәңгене дә утыртт ык. Салкынчада бик гөрләп үсәселәре килмәсә дә, әкрен генә кояшка таба үреләләр. Ә чүп үләненә бернәрсә дә комачау түгел! Рәхәтләнеп үсә! Әле бәрәңге борын гына төрткән, ә чүп өлгер! Аңа каршы кем ничек көрәшә инде, һәркемнең үз ысулы. Кемдер кәтмән белән бәреп чыга, кемдер тырмалый, ә кемдер, әнә безнең социаль челтәрләребездә урнаштырылган видеоязмадагы кебек, ат себеркесенә җигелеп тарта. Әллә кайда төшерелмәгән, үзебезнең Уразлы ягында гына. Теләсәгез, биредәге QR-кодка телефоннарыгызны көйләп, кереп карый аласыз. Чүп утау кебек «вак» эшләрдә ирләр читтәрәк тора инде ул, шуңа күрә анда зур себерке өстерәүче хатын-кызны күреп шаккатмагыз. Андый хатын-кызныкы саналган «җиңел» эштә ир-ат кысылып йөрмәс тагын!
Ни генә дисәк тә, бакчада барыбер күбрәк хатын-кыз кайнаша инде. Барлык уңыш, сый-нигъмәт нәфис затлар кулы белән булдырыла. Бакчаларыбыз гөрләп үссен, чүпләр баш калкытмасын, кул-аяк-билләребез авыртмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев