Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Килен төшерү йоласы

Татар Танае мәдәният йортында , халкыбызның гореф-гадәтләрен искә алып "Килен төшерү" йоласы сәхнәләштерелде.

Һәр милләтнең үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләре бар. Иң матур йолаларның берсе - килен төшерү. Элек туйларда киленне, өсте ябулы "туй көймәсенә" утыртып алып килгәннәр. Соңрак ул көймәне, пар атлар алыштырса, соңгы елларда инде зиннәтле, купшы машиналарга өстенлек бирелә. Тик шунысы сөендерә, заманалар үзгәрсә дә, кияү йортында әле дә кызны, ак мендәрләр, бал, май белән каршы алалар. 
Төрле районнарның да йолалары төрле. Берәүләр булачак киленне токмач кистереп сынап карасалар, икенчеләре көянтә-чиләк белән чишмәгә озата. Бу үзләренчә киленне сынап карау инде. 
Без өлкән, урта буын кешеләре бу матур йолаларны белүебез белән бик бәхетле, чөнки үзебез дә шулай сыналган. Ә яшь буын моны беләме? 
Әлеге чара яшь буынга матур, милли йолаларыбызны күрсәтү максатыннан сәхнәләштерелгән. 

. Бәйрәмебез матур җырлар, биюләр һәм төрле уеннар белән уралып барды. Артистлар үзебездә, катнашабыз дип куанып кына торалар, аларга рәхмәтләребез чиксез ди, Татар Танае мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев