Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Килегез әле Бакырчыга, күрегез әле, ничек күркәм яшиләр!

Быел илебездә Гаилә елы дип игълан ителде.

Югары технологияле, бик тиз алга баручы заман өчен бу бик мөһим һәм бик кирәкле вакыйга. «Һәр җәмгыятьнең асылы да, тотрыклылыгы да, үсеше дә гаиләдән башлана» – дип, юкка гына әйтмиләр. Гаиләдә үсүче һәр бала әти-әнисе, әби-бабасы мисалында тәрбияләнә, үрнәк ала, тормыш юлдашын сайлаганда әти-әнисен күз алдында тота.

Татар гаиләләрендә тәрбия әни кешенең балаларында әтиләренә олы хөрмәт булдырудан башлана: «Әтиегез ни әйтер», «Әтиегез рөхсәт итсә, ярый», «Әтиегез кайт­кач, ашарга утырабыз...» Әтиләрнең ныклыгы, көчлелеге, әниләрнең йомшаклыгы, җылылыгы – гаиләнең нигезедер ул!

Гаилә җылысы. Һәрбер балага зур терәк булучы, һәркайсын тигез яратучы, куеннарына сыендыручы, һәрвакытта да аңлаучы, җан җылысын бүләк итүче әти-әни тудырган гаилә җылысы ул. Бернинди алтын-көмеш, матди байлыклар алмаштыра алмас бу җылыны!

Туып-үскән авылым – Бакырчы халкы бервакытта да илкүләм игълан ителгән чаралардан читтә калмый. Төрле-төрле тематик мәдәни чаралар оештыручы лидерлары һәм оешкан чараларга битараф булмыйча, актив катнашучылары булганга һәрбер бәйрәм менә дигән итеп үткәрелә авылымда!

Мәдәният йортында «Буыннар чылбыры өзелмәсен» дигән исемдә, Халык­ара хатын-кызлар көненә багышланган, бик матур кичә үткәрелде. Бәйрәмдә әби-кыз-оныклардан торган өч гаилә катнашты.

Кичәне оештыручы – авылның мәдәният йорты мөдире Миләүшә ханым Сәлахиева бәйрәм чарасын махсус хәрби операциядә катнашучы авылдаш егетләребезне (Нияз Хафизов, Фәнил Сәгъдиев, Фәнзил Насыйбуллин, Илдар Хәмитов) тәрбия­ләп үстергән әниләргә рәхмәт сүзләре җиткереп башлады. Батыр һәм ватанпәрвәр ил сакчыларын тәрбияләгән әниләргә һәм егетләрнең гаиләләренә бүләкләр тапшырды. Бәйрәмдә Нияз Хафизов үзе дә катнашты. Ул да әниләргә карата булган изге хисләрне, ярдәмчел авылдашларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бәйрәм чарасын беренче булып авылыбызда егерме елдан артык остабикә булып торучы, халыкны дини гыйлемгә тартучы, догалары белән шифа бирүче Алсу апа Сафиуллина гаиләсе ачып җибәрде. Ятимлек ачысын тоеп, тормышның бар михнәтен күреп тә, сынмаган-сыгылмаган Алсу апа ире белән (кызганыч, бүген арабызда юк) биш баланы үрнәк итеп үстерде. Кызы Ләйсән Шәйхетдинова ире белән авылда күркәм итеп дүрт кыз бала тәрбияли. Алсу апа халыкка мөнәҗәтләр көйләде, оныклар әбиләре үрнәгендә догалар укыды. Ләйсән кызлары белән әнисенең күзләренә багып матур җырларын җиткерде, оныклар сәхнә тутырып биеде.

Икенче гаилә шушы көннәрдә алтын туйларын каршы алган – Динә һәм Равил Насыйбуллиннар. Динә апа китапханәчеләр династиясе дәвамчысы. Әнисе Асия ханымнан соң утыз елдан артык китапханәчелек эшен алып барган, аннан хезмәтен энесенең хатыны Гөлнур ханымга тапшырган. Динә апа җыр-моңга гашыйк, тормыш иптәше Равил абый – оста гармунчы. Әлбәттә, бер-берсеннән аерылгысыз булган оста гармунчы һәм моңлы тавышлы җырчы бәйрәмдә «Пар канатларың сынмасын...беребез өчен беребез кирәк, безгә шулай җиңелрәк...» дигән искиткеч җырлар әзерләгән иде. Кызлары Раилә Шәйхетдинова һәм оныклары белән дә бергәләп җырлады. Шулай ук, китапханәчеләр династия­се вәкиле буларак, Гөлнур ханым Бакаева да бу матур гаиләгә теләкләрен җылы шигъри юллар аша җиткерде.

Авылның «мәдәният министры» Миләүшә ханым Сәләхиева кызы Лилия Закирова һәм оныклары белән сәхнә бизәге булды. Миләүшә ханым җыр бүләк итте, оныклары Мәрьям искиткеч шигырьләр сөйләде. Татар телебезнең киләчәге өчен борчылган мәлдә, шәһәрдә татар балалар бакчасына йөрүче, әнисе һәм әбиләре мисалында тәрбия­ләнүче баланың камил итеп, туган телендә яттан, озын шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләве – туган телебезнең якты киләчәгенә матур үрнәк! Милли киемнәрдән киенгән бу матур гаиләнең агач кашыклар белән көй уйнап күрсәтүләре, ямь өстенә ямь булды диясе килә.

Гаилә чыгышлары залда утыручылар өчен үткәрелгән бәйгеләр белән бергә үрелеп барды. Бәйрәмдә һәр гаиләгә һәм һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды. Ә алар, һәрвакыттагыча, авылыбыз тарихында тирән эз калдырырлык меценатлар вәкиле Әлфия ханым Бәхтияровадан иде.

Бер сулышта үткән бу бәйрәм күпләрнең күңеленә хуш килгәндер. Авылдашлар исеменнән үз эшен яратып башкаручы һәм янып торучы мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә ханым Сәлахиевага рәхмәтләремне ирештерәсе килә.

Авылдашларыма сокланып яшим! Берәүләр оештыра, икенчеләре кушыла. Мондый бердәмлек булганда авылның киләчәге өметле дип, күңелләр сөенә.

Тирә-юньдә авыллар бетә, авылда яшәешнең кызыгы юк дигән сүзләр ишетелгәндә: «Килегез, әле, минем туган авылыма. Күрегез әле, ничек итеп күркәм яши беләләр», – диеп әйтәсе килә.

Гөлназ Исмәгыйлева.
Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев