Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кичә хисап сессиясе Новопольск авыл җирлегендә узды

Утырышта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.

Авыл җирлегенең 2020 елда социаль-икътисадый үсеше турында төп доклад белән җирлек башлыгы Нарвек Якупов чыгыш ясады. Михаил Афанасьев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, кешеләр өчен кызыклы территория, биредә торак йортлар төзиләр һәм аны яшәү урыны итеп сайлыйлар. Шул ук вакытта район башлыгы җирлектә фермер хуҗалыкларын һәм эшкуарлыкны үстерү белән шөгыльләнергә өндәде.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде. Шулай ук, ул авылны комплекслы үстерү хакимият өчен өстенлекле бурычларның берсе, дип ышандырды. Аннары Михаил Афанасьев алдынгыларга бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев