Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кичә, 3 декабрь - "Билгесез солдат" көне иде

Бу истәлекле датаны Норлат авылында да билгеләгәннәр. Бу хакта безгә актив хәбәрчебез Роза ханым Ягудина хәбәр итте.

Яу кырында каберләр бар –
Гөлләргә уралганнар.
Ә кайда соң сезнең кабер,
Хәбәрсез югалганнар?
Сугыш үткән.
Төтен беткән.
Яралар төзәлгәннәр.
Батырларның каберләре
Гөлләргә бизәлгәннәр.

Чәчәкләрне дә күрмиләр
Каберсез югалганнар.
Безгә ачу сакламагыз,
Хәбәрсез югалганнар.

Һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы үзенең кара эзләрен калдырган. Берәүләрнең якыннары яу кырларында үлеп калган, икенчеләре "хәбәрсез югалган" дигән авыр хәбәр алган...
Безнең илдә 6 млн. сугышчы хәбәрсез югалган булып санала., шуларның 180 000 Татарстан гражданнары.

"Бер кайтмасак, бер кайтырбыз",- дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган якны бәхетенә ирешә алмады. Бөек Җиңү өчен башларын салган бу батырларны онытырга хакыбыз юк! Алар безнең белән, безнең арада.

Урыннары җәннәттә булсын!
Бүген Норлат авылны Ветераннар советы вәкилләре һәм 7а,7 б сыныф укучылары Җиңү паркында хәтер шәмнәре яндырдылар, чәчәкләр куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X