Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әхмәт - көч

Октябрь ае тәмамланганда, Чечен рес публикасында эшлекле сәфәрдә булырга туры килде безгә.

Дөресен әйткәндә, күптән көттем мин бу сәяхәтне. Ниндидер бер эчке дулкынлану белән көттем. Күңелем белән инде күптән мәчетләренә кереп, намаз укып, изге теләкләремне теләп чыктым, бугай... Инде менә шул матур хыяллар чынга ашты: без чечен җирендә, Грозный урамнары буйлап атлыйбыз.

Сез дә безнең белән бергә атлагыз... Әгәр кеше матур теләкләр теләсә, ниятләсә, Аллаһ Тәгалә бу хыялларны, һичшиксез, тормышка ашырачак. Безнең бит «Чечня» дигәндә, башка матур уйлар килми, җәмәгать. 90нчы еллардагы сугыш, җимерек шәһәр, «Ии, шуның малае Чечняга эләккән икән, исән-сау гына әйләнеп кайтырга язсын» дигән шомлы сөйләшүләр...

Мәктәпне тәмамлауга, ихлас, акыллы, гел авызы ерык классташым Рәфис Гәрәевнең цинклы табутта кайтып төшүе дә шушы җирне бары нәфрәт, кайгы белән күз алдына бастыра иде. Әмма ни гаҗәп: без бөтенләй башка Грозный буйлап атлыйбыз. Башкалабыз Казандагы кебек төзек урамнар, биек, заманча технологияләрне исәпкә алып төзелгән биналар, чит ил машиналары, чәчәкләр...

Уңга карасаң да, сулга карасаң да, «Әхмәт – көч» дигән язулар, Чечен республикасының беренче Президенты Әхмәт Кадыйровның зур-зур портретлары... Бер караганда, без мондый нәрсәгә ияләшкән халык бит. Ленин бабай портретына карап, аның «Укырга, укырга һәм укырга!» дигән сүзләрен девиз итеп ятлап үскән буын. Әгәр халык беренче Президент исемен мәңгеләштерә, аңа дан җырлый икән, мөгаен, бу да начар түгелдер...

Грозный урамнары буйлап чечен кызлары каядыр ашыга. Зифа буйлы, озын итәкле, косынкалы-яулыклы кызларга карап сок ланмый мөмкин түгел. Вак-вак атлап, карашларын аска юнәлтеп, акрын гына сөйләшеп атлый алар. Яулык астыннан күренгән озын кара чәчләре аларны тагын да сылурак, гүзәлрәк итә сыман. Ир-егетләр үзара сугышканда, кызлар башындагы яулыкның салынуы да сугыш туктауга төп сәбәп булып тора икән.

Егетләре дә төз гәүдәле, әмма кырыс йөзле. Үзара чечен телендә аралашкан егетләрнең кызлар янында сөйләшеп, көлешеп басып торганын күрмәссең. Бездәге кебек кочаклашып йөрү, этешү- төртешү, ихахайлап көлешү, тәмәке тарту юк монда.

Урта һәм өлкән яшьтәгеләр дә кырыс йөзле, аз елмаючан. Горур, усал, баш бирмәс холыклы булулары йөзләренә чыккан. Әмма бу аларны бер дә ямьсезләми, киресенчә, сок ланып карарга мәҗбүр итә. Аларга карап син дә, башыңны югары күтәреп, (татарның горур баласы икәнлегеңне ассызыклап) алга атлыйсың. Эчтән генә «Я, Раббым, болар белән чагыштырганда без бик бәхетле халык бит», дип атлыйсың... 40нчы елларда Урта Азиягә депортация ләнгән, 90нчы елларда ачы сугыш афәте күргән, якыннарын югалткан, йортлары җир белән тигезләнгән халык әле дә елмая, әле дә матур яши әле...

Кешеләренә карап бер соклансам, гамәлләренә карап тагы да гаҗәпләнәм, тел шартлатам. Эш-эш дип, биш вакыт намаз калдыручы кеше дә юк, кибет киштәләрендә «ак башлы малайларны», ыслаган дуңгыз колак ларын да очратмассың монда. Ә мәчетләре! Алар турында сәгатьләр буе рәхәтләнеп сөйләргә, бәян итәргә була. Мәчетләр күп. Грозный шәһәренең үзәгендәге «Чечня йөрәге» һәм Шәле җирлегендәге Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһиссалләм исемендәге мәчетләре зурлыгы, матурлыгы белән һәр кешене таң калдыра.

«Чечня йөрәге» Истамбулдагы мәчетне хәтерләтсә, Пәйгамбәребез исемендәге мәчет Гарәп Әмирлегендәге Дубайга алып китә. Затлы мәрмәр ташлар, бәллүр люстралар, йомшак келәмнәр илнең иң яхшы белгечләре тарафыннан эшкәртелгән, эшләнгән...

Аз елмайсалар да, бик кунак чыл, бик итәгатьле халык яши чечен җирендә. Кешенең бер алдына, бер артына төшми генә, кадерләп кунак итә беләләр биредә. Төрле яшьтәге кешегә дә бары исем белән генә эндәшеп, жижиг галнаш, чепалгаш, хингалш кебек милли ризыклар белән сыйлыйлар. Жижиг галнаш дигәннәре кукуруз яки бодай оныннан ясалган умач икән. Ул ит һәм сарымсаклы шулпа белән табынга бирелә. Ә менә чепалгаш, хингалышларын безнең кыстыбый кебек дисәң дә була. Әмма бәрәңге урынына чепалгашка эремчек, йомырка һәм яшел суган салсалар, хингалшка баллы кабак салалар икән. Әлеге милли ризык ларны авыз итеп, эштән буш вакытларда күп нәрсәләр турында сөйләшеп утырдык. Сугыш галәмәтләре, буржуйка белән җылытылган өйләр, мәктәпләр, пыяла урынына пленка белән капланган тәрәзәләр, яшьли өзелгән гомерләр... Ирексездән, сөйләүчеләрнең дә, тыңлаучыларның да күзләре яшьләнә, тамакларга төер тыгыла.

Күпне күргән чечен халкына, чечен җиренә тынычлык, бәрәкәт теләп, туган якларга юл алдык. Хәзер инде әлеге җир минем өчен иң кадерле, ә халкы иң хөрмәтле, горур кешеләр булып күңелемдә уелып калдылар.

Нәзирә Гыйззәтуллина.
Осиново

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X