Яшел Үзән

«Хөкүмәт эшен яраттым, эшемдә тәртип яраттым»

– Дамирә кебек төгәл, бөтен документацияне тиешле тәртиптә тотучы, эшен җиренә җиткереп үтәүче кеше сирәктер ул.

Бу сыйфатлар биг рәк тә аның вазифасын башкаручыларга кирәк. Шуңа күрә, булды, җитте, алтмышымны тутырдым, китәм, дисә дә, аны бер дә җибәрәсем килми. Мин җитәкчелек иткәндә эшлисең әле, китсәк бергә китәбез дим, үзенә дә, – ди Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина үзенең башкарма комитеты сәркатибе Дамирә Сәйфетдинова турында.

Әйе, чынлап та, гел елмаеп, үз тирәсендә уңай аура барлыкка китерүче, авыр һәм җитди нәрсәләргә дә юмор хисен кушып җибәреп, хәлне җиңеләйтүче, хезмәт урынындамы, өйдәме – тәртип булдырып торучы кеше белән тормышта янәшә атлавы рәхәт.
Тумышлары белән Тәтеш районыннан булган Дамирә һәм Илгизәр Сәйфетдиновларның безнең якларга күченеп килүләренә егерме еллар тирәсе.

Без гаилә корып, 20 ел Тәтеш районы Бакырчы авылында яшәдек. Балаларыбыз Илнар белән Илсөяр туып, зур үстеләр. Колхозлар беткәч, кала читенә күченеп, терлек-туар да асрамыйча шәһәрчәрәк яшисе килде, – дип сөйли Дамирә апа, ул вакытларны искә алып һәм көлеп тә җибәрә, – тик кая ул шәһәрчә яшәү, авылдагыдан да куәтлерәк булды монда. Әле лапасыбыз да юк иде, атасы (Илгизәр абыйны шулай дип әйтә) сыер җитәкләп кайтмасынмы!

Тәтеш районыннан китәргә уйлагач, Илгизәр абый алдан барып урнаша тору нияте белән Лаеш районы Киерби авылына китә. Бер әбигә фатирга кереп, җайлаша гына дигәндә, прописка мәсьәләсе килеп баса. Бервакыт, Казанда якташы-авылдашы Әлфия ханымны очрата. Сүз арты сүз китеп, ул аларны үзе яши торган авылга – Олы Якегә чакыра. Беренче кышны «дом»дагы бер бүлмәдә чыгалар, аннары хәзер яши торган, ул вакытта яңа гына төзелгән өйне бирәләр. Илгизәр абый бирегә килгәч үк үз һөнәре буенча эшкә урнаша. Ул Бакырчыда яшәгән дәвердә, кем әйтмешли, киң профильле белгеч – ферма мөдире дә, зоотехник та, ветврач та, осеменатор да була. Шуңа биредә дә тиз арада кирәкле кешегә әверелә. Шулай ук, туган якларында бухгалтер, клуб мөдире, авыл советында да эшләгән Дамирә апага да рәхәтләнеп өйдә ятарга бирмиләр, отпуск ялын алырга теләүче хисапчы урынына калып торуын сорыйлар. Әлбәттә инде, Дамирә апа өйрәнелгән гадәт буенча, барысын да җиренә җиткереп үти, артыграк булмаса әле. Шулай итеп, шәһәр читендә генә, шәһәрчәрәк итеп кенә яшәргә планлаштыр ган гаилә, җиң сызганып кабат «колхоз» эшенә чума. «Хөкүмәт эшен яраттым, эшемдә тәртип яраттым», – ди иң беренче баланс отчетын ук җиренә җиткереп, дөрес итеп ясап тапшырган Дамирә ханым. Шуңа күрә аның хезмәтен бәяләгәннәрдер дә инде, совхозга баш хисапчы итеп куялар. Андый кеше бөтен җиргә кирәк, җирлек башлыгы Фирая Бари кызы аны, Дамирә апа үзе әйтмешли, «кодалап», перевод белән үз янына күчерә. «Менә уртак тел табып, халыкның бөтен гозерен үтәп, документларын эшләп биреп 16 ел бергә хезмәт итәбез», – ди алар. Инде шушы көннәрдә генә 60 яшьлек юбилеен билгеләгән хатынына, 41 ел иңне иңгә куеп гомер иткән Илгизәр абый да, эшеңнән чык, шуның кадәр эшләмиләр, дип әйтә, әмма тормышны яратучы, тиктормас хатынының өйдә утыруын үзе дә күз алдына китерә алмый торгандыр, мөгаен.

 

 

Эштә генә түгел, авылның иҗтимагый тормышында да бик актив Дамирә ханым, сәхнәдән төшми, дисәң дә була. Шундый чаялыгы, ут чәчеп елмаеп торуы белән үзенә караткандыр да әле заманында үзеннән сигез яшькә олырак егетне. «Өйләнешкәч тә «абый» дип әйтә идем әле мин иремә, бала туганнан соң гына «атасы»на күчтем», – дип көлә Дамирә апа.

Казан ветеринария инс титутын тәмамлаган Илгизәр абыйны булачак хатынының туган авылы Тарханга директор урынбасары итеп билгелиләр. Ярты еллап эшләгәннән соң, отчетларын бухгалтериягә кертергә туры килә, менә шунда күз сала да инде ул чибәр кызга. Шулай итеп, яңа гаилә барлыкка килә. Алар уртак тормышларын Бакырчы авылында (Тәтеш районы) бер әбидә фатир торып башлап җибәрә.

– Венгриягә белемемне тирәнәйтергә бардым. Аннары 17 КамАЗ белән барып, шуннан 130 баш токымлы таналар төяп кайттык. Тәтеш районы буенча алар минем туган авылым Бидәнгедә генә иде. Сөтне 16-17 литр, бозаулаган сыерлардан кырыгар литр ала идек.

Тәҗрибә уртак лашып, төрле семинарларга йөри идем, – дип искә ала Илгизәр абый. – Монда килеп эшли башлагач та тырыштым, тәртипкә салдым. Олы Якенең яңа урамына яңа өй корып бирделәр. Ярты бәясен акрынлап түләдек. Ходайның биргәненә шөкер итеп яшибез, бу якларга килеп төпләнгәнгә һич тә үкенмибез.

Инде 14 ел дәвамында хөрмәтле биана-биата статусында алар. Биш оныкның яраткан дәү әтисе белән дәү әнисе. «Бик бәхетлебез, әбием-бабам дип кенә торалар», – диләр. Дамирә апа үзе дә әбисе белән үскән, акны карадан аерырга, догаларны ул өйрәтте, дип, бик җылылык белән искә ала.

Бүгенге көндә тыныч һәм җитеш тормышларына шөкер итеп яши Сәйфетдиновлар. Бик күп ләп кош-корт, үгезләр һәм сыер асрыйлар, яшелчәсен үстерәләр. Ә иң мөһиме – өйләрендәге җылы атмосфера. Хәзерге яшьләрнең бик тиз әйткәләшергә элеп алуларына исем китә инде минем, ди Дамирә апа, мин үзебезнең кырык ел гомер итеп тә, чәкәләшкәнебезне хәтерләмим, ди.

Алдагы гомерләрегез дә шулай матур, тыныч, пар канатлы булсын. Дамирә апаны узган юбилее белән котлыйбыз! Беркай чан да нурлы йөзеңнән ихлас елмаю сүнмәсен, кайгы-хәсрәт күрми, сәламәт яшәргә насыйп итсен!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: