Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

#яшелүзәнрайонытуганавылым

Хисапчыны сәнгать дөньясы белән гармун бәйли

Аның өлгерлегенә шаккатасың.

Ул әле мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Өммегөлсем» ансамбле кызлары белән фестиваль-бәйгеләрдә катнаша, әле балалар белән су буенда балык тоту бәйрәмен оештыра, әле тирә-күрше республика, районда яшәүче милләттәшләребез белән дуслык күперен сала. Безнең социаль челтәрләребезне күзәтеп баручылар аңлагандыр инде, бүгенге газетабыз кунагы – Лилия Әхмәтшакирова. Мең төрле хезмәттә кайнап яшәүче Олы Яке мәдәният йортының сәнгать җитәкчесенә тәүлегенә 24 түгел, ә 48 сәгать вакыт та җитмәс кебек.
Күпләр көнләшерлек итеп яши дә, эшли дә белә язмам герое. Зур гаиләнең уңган хуҗабикәсе ничек барына да өлгерә, төрледән-төрле чаралар үткәрергә кайдан илһам ала? Шушы һәм башка сорауларга җавап табарга тырышу максаты белән, җәйнең матур бер көнендә Әхмәтшакировлар хуҗалыгына сугылдык. Әллә кайдан җәлеп итеп торган йорт каршына килеп туктадык та, иң әүвәл башыбызга «монда кош-корт та, мал-туар да асрамыйлар, гомумән шәһәрчә генә яшәп яталардыр» дигән уй килде. Капка төбеннән үк үкчәле туфли киеп, келт-келт атлап керергә була бит монда. Эчкә узгач та, биредә терлекләр кайда икән соң, дигән кызыксыну тынгы бирми һәм тирә-юне чәчәкләргә күмелгән ишегалды аша бакчага уздык. Һәрнәрсә үз урынында үсә, теплица да ялт иткән, суганнар да гөрләп утыра иде без килгән июль аенда. Шушы матурлыкка таң калып, өйгә уздык, билгеле инде, монда да тәртип, чисталык, үзенә күрә бер җылы мохит хөкем сөрә. Ни өчен боларның барысын да тәфсилләп язам – газета укучыларга Лилия ханымның эшендә генә түгел, ә йортында да уңган хуҗабикә булуын күрсәтәсе килү теләгем.
Лилия Олы Яке кызы һәм туган авылын өзелеп яратучы ватанпәрвәр дияр идем мин аны. Азнакай егете Илнур белән аларны язмыш очраштыра. Лилия апаның абыйсы белән бергә хезмәт иткән егет бирегә кунакка кайта һәм чибәр кызга шунда ук күзе төшә. Яшьләр очраша башлый. Егет Казанга югары уку йортына кереп, агроном һөнәрен үзләштерә. Ә Лилия совхозда терлекчелек буенча хисапчы булып эшли. Шәһәр белән авыл арасындагы мәхәббәт уты сүнми, бер-берсен сынаган яшьләр гөрләтеп туй ясый һәм Илнур абыйны юллама буенча районыбызның Тау Иле авылына эшкә җибәрәләр.
– Без биредә ел ярым тордык, олы улым Фәнил туды. Бу вакытта туган авылымны ничек сагынуымны әй теп-аңлатырлык түгел. Шуннан киңәш ләштек тә, Якегә кайттык. Совхоз безгә ике катлы йорттан фатир бирде. Алты ел яшәдек без анда, 2000 елда шушы йортыбызга чыктык. Икенче улым Илнарга ике ай булганда мине клубка сәнгать җитәкчесе булып эшкә чакырдылар. 1997 елның декабрендә кергән идем, быел Аллаһ кушып, сәнгать дөньясында кайнап яшәвемә 25 ел була. Кечкенәдән сәхнәдә үстем, үзлектән гармунда уйнарга өйрәндем. Белгәнегезчә, авыл җирендә гармунчыларга гомер буе кытлык. Менә шул уен коралы мине мәдәният белән бәйләде дә инде. Иң мөһиме – эшемне яратып башкарам. Бакчамда чүп уталмасын, но мин кызлар белән берәр чара уздырып алам. Һәм һәр эштән башкаларга файда китерерлек бәйрәм ясап, мәгълүмат бирергә тырышабыз. Бакча көтеп тора ул, минем өчен мәдәният йортындагысы мөһим. Идеяләр кайдан килә дисез, сыер сауганда да, чүп утаганда да гел уйлыйм. Тукта, болай эшләсәм ничек була икән дип, кат-кат баштан кичерәм. Әлбәттә, үзем генә берни майтара алмас идем. 2017 елда «Өммегөлсем» ансамблен оештыр дым. Өч егетебез, җиде кызыбыз бар. Эшләүчеләр, шулай ук пенсия яшендәге абый-апаларыбыз да бик яратып, теләп йөри, һәр чарада актив катнаша. Әле дә ярый алар бар, дип сөенәм, – дип канатланып сөйли Лилия ханым.
Яратып, бар күңелен биреп, иҗатта мәш килүләре әллә кайдан күренә. Үз казаннарында гына кайнамыйча, тирә-күрше район һәм республикада яшәүчеләрне чакырып, аларга кунакка барып, тәҗрибә уртаклашалар. Шулай итеп, төрле милләт уеннарын, гореф-гадәтләрен, йолаларын яңартып, яшь буынга җиткерү, телебезне саклау өстендә гаять зур эш башкаралар. Күрше Мари республикасы халкы белән инде күп еллардан бирле аралашалар. Лилия ханым аларны Карагуҗага «Кушкапка» уеннарына да алып килгән. Алар татарлар белән аралашуны зур дәрәҗәгә саный икән һәм бу хакта горурланып сөйлиләр.
Инде әйткәнемчә, төп эшеннән кала, Әхмәтшакировларның хуҗалыклары да гөрләп тора. Гомере буе совхозда агроном булып эшләгән Илнур абый бүген Карагуҗа «Ипле» пекарнясыннан тирә-юньгә икмәк ташый. Ике уллары – төп ярдәмчеләре. Өч сыер, өч үгез тоталар, 130лап бройлер үстереп урнаштыр ганнар, аннан тагын бер партия алырга исәпләп торалар. Соңгы арада колбаса сатуга керешкәннәр. Бер алган кеше сорап кына тора икән. Гомумән, Әхмәтшакировларны бер урында гына таптанмыйча эзләнүдә булулары сокландыра. Узган ел мунча себеркесе белән шөгыльләнә башлаганнар. 

  • – Керемле, чөнки астын җыясы, су сибәсе, ашатасы юк. Үзе үсә, саф һавада барып җый гына. Матур итеп күләгәле җирдә киптерәбез, азрак мәтрүшкә кушабыз, хуш исе... Узган ел ук заказ биреп куйдылар. Каен себеркесенең бер пары – 100 сум, ә имәннеке 200. Өч еллап инде бакчада сарымсак утыртабыз. Һәрнәрсәне иң әүвәл интернетка куям, сатып алучылар шуннан күреп заказ бирә. Килосын 300-400 сумнан сатабыз, сораучылар бихисап. Үзебезгә җитми дә кала кайчак. Сарымсак шулай ук керемле, эш беткәч утыртасың, августта аласың. Акча аяк астында ул, аны күрә белергә генә кирәк. Укропны, мәсәлән, болай гына да үстереп була. Ә мин килолап сатам, буш урын булуга чәчеп куям. Һәрнәрсәнең рәтен белеп эшләсәң, бар да була! Иң мөһиме саулык булсын! – дип сөйли Лилия ханым.

  • Иртәнге дүрттә башланган көн, менә шулай мең төрле хезмәт белән, төн уртасында гына тәмамлана. Лилия апа боларның берсеннән дә зарланмый, киресенчә, һәммәсеннән тәм табып, ләззәтләнеп сөйли. Әйе, күңелең биреп башкарган эшнең генә нәтиҗәсе шатландыра, башкаларны сөендерә ала. Киләчәктә дә Олы Яке мәдәният учагын сүндермичә, бүгенгедәй гөрләтеп яшәргә язсын. Илнур абый белән тигезлектә, улларыгызның игелеген тоеп, тапкан малларыгызның бәрәкәтен күрергә насыйп булса иде. Сезнең кебек авыл җанлы, тырыш, булсын дип, җир җимертеп яшәүче гаиләләр күпләргә үрнәк итеп куярлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев