Яшел Үзән

«Халыкны тәэмин итәргә кирәк, ә сәбәбен аңлатырга түгел!»

Мулла Илендә яшәүче иң олы яшьтәге хатын-кызга — 102, ир-атка — 91 яшь. Узган елда 2 бала туган, ни кызганыч, ә үлүчеләр саны — 15.

Авыл җирлеге башлыгының хисап сессиясендә бу саннарны ишеткәч, район башлыгы Михаил Афанасьев биредәге демография хәлен яхшы якка үзгәртергә кирәклеген искәртте.

— Минем өч бала, әйдә син дә калышма, бу бик җитди мәсьәлә, тырышырга кирәк, — дип, уенын-чынын бергә кушып, Илдар Сәлахиевка ба лалар санын арттыру турын да җитди уйларга кушты. Улым сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, дигәндәй, аның бу сүзләре барлык яшь гаиләләр өчен әйтелде, әлбәттә.

Мулла Иле авылы җирлегендә барлыгы ачык капкалы 406 йортта 841 кеше гомер кичерә. Укучылар — 53, мәктәпкәчә яшьтәге балалар — 27. Әйе, башка авыллар белән чагыштырганда, сөбеханАллаһ дип әйтерлек. Эшкә сәләтле 428 кеше яши биредә. Алар арасында күпләп терлек асраучылар, башка төрле кәсеп белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Кайсыберләре җыен узган, яңа салынганга караганда да матуррак итеп төзекләндерелгән мәдәният йорты фойесында үз хезмәтләре продукцияләреннән күргәзмә дә оештырган иде. Михаил Павлович һәм районыбызда төрле хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре аларның һәрберсе янында тукталып, эшчәнлекләре белән кызыксынды, алга таба киңәю перспективалары турында сүз алып барды. Умартачылык белән шөгыльләнүче һәм үзе әзерләгән әллә нинди мазьлар, шифалы катнашмалар һ.б. шундый файдалы продукт лар алып килгән Ирек Абдуллинга:

— Сиңа ниндидер бизнес уйлап табарга кирәк, — диде. — Төнәтмәләрне, менә боларны кая да булса сатуны оештырырга, мәсәлән, шифаханәләргә, спа-салоннарга, мунчаларга.
Ирек абыйның, мин инде пенсионер, дигәненә, алай булгач бигрәк тә тик утырмыйбыз, эшлибез, дип җавап бирде район башлыгы. Һәрберсенә эшчәнлеген киңәйтү юнәлешендә фикерләргә киңәш итте.

— Барыбер соң ятасыз, иртә торасыз, эшегезнең артканын сизмәячәксез дә. Авылны саклап калу өчен монда беркем дә килеп завод салмаячак, шуңа күрә биредәге эшмәкәрләр аның тоткасы, кәсебегезне киңәйтсәгез, эш урыннары да барлыкка килә, кешеләргә читкә йөрисе булмый. Димәк, тырыш, үз эшен булдыручыларга һәр яклап ярдәм итәргә, үсендерергә, цехлар ачарга кирәк, — диде Михаил Афанасьев. — Эшләре яхшы барган үрнәкләр күрсәтергә, мин дә алардан ким түгел, дигән «спортивный интерес» тудырырга кирәк.
Кешеләрдә бөтенләй юк түгел инде ул «интерес», хә зер авылларда да халык бер -берсен уздырып, яхшырак яшәргә омтыла. Җирлек башлыгы да бу турыда әйтеп узды.

— Авыл халкы, нигездә, мал асрап, бакчачылык бе лән шөгыльләнеп, үзеннән арткан продукцияне сатып, өстәмә табыш ала. Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә авыл яңара, янкормалар төзелә, каралтылар яңартыла. Һәрбер йортка, диярлек, су кергән, шәһәр фатирларында кебек душ кабиналары урнаштырыла. Халыкның яхшы яшәү рәвешен яңа сатып алынган транспорт чаралары да раслый, — диде ул. – Үзсалым акчасын үз вакытында тапшырсак, җирлектәге яшәү шартлары да акрынлап яхшырачак. Узган ел җыелган суммага юлларга таш җәелде һәм бу эш дәвам итәчәк. Быел ике авылда да 500әр сум билгеләнде, ә узган ел Мулла Иле халкы 450, Зур Өтәк 500 сум тапшырган иде.

Кешеләр үз тормышларын тырышлыклары белән яхшыртырга омтыла, моның өчен алар мактауга лаек. Әм ма һәр җирлекнең күңелне тырнап торган, мәңге чишелмәстәй тоелган проблемалары да бар. Авылларда яшәүчеләр аларны, әлбәттә инде, бәлки хәл ителер, дигән өмет белән, җитәкчелек килгән җыенда яңгыратып калырга тырыша. Үзәк урамдагы су мәсьәләсен Рәхимулла абый Фәтхуллин күтәрде. Аның нигә начар килүен тагын бер скважина кирәклеге һәм торбаларга ком тыгылу белән аңлаттылар. Моңа Михаил Афанасьев: «Комның тыгылу-тыгылмавын халык белеп тә торырга тиеш түгел. Халыкны су белән тәэмин итәргә кирәк, ә сәбәбен аңлатырга түгел», — дип, Норлат ТКХ җитәкчесе Равил Бәхтияров белән Төзелеш һәм инфраструктура департаменты җитәкчесе Әмир Нурмөхәммәтовка бергәләшеп бу эшкә алыныр га кушты.

Зур транспорт ватып бетергән юлларны төзекләндерү, мәктәп тавына асфальт җәю, мәдәният йортына сәнгать түгәрәгенә йөрүче балаларны костюмнар һәм төрле бәйгеләргә барганда транспорт белән тәэмин итү ихтыяҗлары кебек гозерләр яңгырады.

— Мәктәп, балалар бакчасы, клуб, мәчет, ФАП, кибет бар, газ-су кергән, юллар чис тартылган, мәдәният йорты мөдирегез – ут хатын, бик тырыш. Балалар бик сәләтле, һичшиксез, костюмнар тегәргә кирәк, — дип, башлык бу эшне социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаковка йөкләде.
Озак вакыт очына чыга алмаган проблемасы белән күп бала анасы Исламия Гарифуллина да уртаклашты. Свияжскида җир биргән булганнар, әмма аның кайда икәнен дә күрсәтә алмаганнар, хәтта. Шулай итеп, бу эш һавада эленеп тора икән әлегә кадәр. «Ул җир үзе безгә кирәкми дә, анда барып йорт салырга җыенмыйбыз, хет сатып акчасын балаларыбызга бирер идек, ярдәм итә алмассызмы икән», — дип, үтенечен җиткерде. Моңа җитәкчелек тә, нигә Мулла Иле кешесенә Свияжскидан җир биргәннәр, дип аптырады. Булышырга кирәк, дигән нәтиҗә ясалды.

Мулла Илендә почта бүлеге җитәкчесез калган һәм коммуналь хуҗалык өчен түләүләр олы яшьтәгеләргә зур проблемага әверелгән. Почтальон Гөлнара Фәтхуллина авылдашларының мәнфәгатьләрен кайгыр тып, чыгыш ясады: «Пломбиратор кирәк безгә, хәзер җитәкчебез булмагач, безнең кулда ул юк. Шуны хәл итсәк, карт-карчыкларның түләү акчаларын җыеп җибәрә алыр идек. Нишләсеннәр менә алар, ничек түләсеннәр?» – диде ул, халыкны борчыган мәсьәләгә басым ясап.

— Машина да, хезмәт хакын арттыруны да сорамый, кеше өчен кайгырта бит, үзе өчен түгел. Шул пломбировканы гына да алып булмыймы? Моны һичшиксез булдырырга кирәк. Мин поч та белән хәл итәрмен бу проб леманы һәм бүген яңгыраган барлык сораулар да эшкә алыначак, — диде Михаил Афанасьев.
Ахырда, актив һәм тырыш мулла иллеләр район башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: