Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәйлеләр кызу җәй көнендә кыш турында уйлый

Әйе, салкын ел фасылы Каф тавы артында түгел лә, хәзер килә дә җитә.

Шуны уйлап, авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре хоккей коробкасын бүген үк әзерли башлаган, чүп үләннәрен чапкан һәм тирә-юньне дә тәртипкә китергән.

-Быелгы җәй бик матур килде, яңгыры да яуды, эссе көннәре белән дә шатландырды. Шулай булгач, үлән мул булып үсте, карап тәртиптә тотмасаң, кеше буе булып үсәләр. Менә шулай өмәләр оештырып торабыз. Безгә башка авылдашларыбыз да кушылса, шат булыр идек, - дип сөйли Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова.

Афәрин, райондашлар, сез күпләргә матур үрнәк күрсәтәсез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев