Яшел Үзән

Күгәй Мичурины бакчасында үскән чүпкә дә сөенә

Мөхәммәтшиннар бакчасында 210 төптә 38 төрле помидор үсә.

Редакциягә эшкә урнашкач, минем өчен иң кызыгы авылга командировкага чыгу иде. Шушы район кызы булсам да, һәр авылның үзенә генә хас үзенчәлеге бар һәм халкы, сөйләме, яшәеше дә төрле икән бит.

Күгәйгә килеп керүгә иң беренче урамда ук мине өч катлы йорт җәлеп итә иде. Дөресен әйтим, авыл җирендә андый зур хуҗалыкны күргәнем булмады. Яшермим, бирегә килгән саен шул йортка кереп карыйсы килү теләге бар иде миндә. Һәм менә, ниһаять, күпме еллар узгач, шушы хуҗалык, ачык йөзле хуҗабикәсе белән танышырга насыйп булды.

Фәһимә Мөхәммәтшина «Яшел Үзән» газетасы оештырган «Чәчәкле ишегалды-2021» бәйгесендә катнашырга дип, берсеннән-берсе матур фотоларын җибәреп, безне таң калдырды. Социаль челтәр аша танышып, аралашканнан соң, без бакчасын, аның хезмәт җимешен үз күзләребез белән күрергә дип, ра йонга чыккач, Күгәйгә дә сугылдык. Менә сиңа мә, без бит нәкъ шушы өч катлы йортка килгәнбез. Хуҗабикә безне сагынып көтеп алган туганнарыдай якын итеп каршы алды. Һәм инде бер сәгать эчендә без бер-беребезне гомер буе белгән кешеләрдәй якынайдык та. Фәһимә ападан килгән уңай энергетиканы мин сүз белән генә аңлатып бирә дә алмыйм. Гомумән, аның белән сөйләшер сүз бетми, журналист өчен менә дигән табыш инде мондый әңгәмәдәш.

Мөхәммәтшиннарның капка төбеннән үк төрледән-төрле чәчәкләр каршы ала. Алар аны өй алдына һәм элеп куйган чүлмәкләргә утырткан. Ишегалды, шулай ук, шау чәчәктә, ә инде әкияти бакчасына узсаң, таң каласың. Аның хәтта суганнары да роза чәчәкләре арасында үсә. Ә помидорларын күрсәгез икән! Ачык һавада да мул булып кызарышып утыралар, бер тәлгәштә үскәннәрен санап бетерерлек түгел.

– Помидорлар белән эшем гыйнвар ахырында башлана. Иң беренче, бисмиллаһ әйтеп чәчәргә кирәк. Вакыты җиткәч, аерырга. Бакчага чыгарып, үсә башлагач ике тармагын гына җибәрәсең. Шуннан соң һәр сабак төбенә чыккан үсентене (пасынок) 3-4 сантиметр булуга чеметеп өзеп барырга кирәк. Помидорлар аста булгач, тәлгәшләнгәч, яфракларын кисеп барасы. Ике көнгә бер өч төпкә 10 литр су сибәм. Утыртканда төбенә көл, йомырка, суган кабыгы салам. Хәзер инде нәтиҗәсен үзегез күрәсез, чак кына теп лица түбәсен тишеп чыкмый помидорларым. Быелгы сезонда 210 төп 32 төрле помидор үсә, уңыш узган елгыга караганда да күбрәк, – дип сөйли Фәһимә апа.

Помидор гына түгел һәр җиләк-җимеше, яшелчәсе мул уңыш бирә аның, карбыз-кавыннары да үз иткән бу бакчаны. 110 төп борыч, 30 төп баклажан үсә. Иң гаҗәбе шул: ник бер чүп булсын, кап-кара җир монда. Күршеләре дә, син аларның һәрберсен эскәк белән йолкыйсың ахры, дип шаярта икән.

– Бакчада мин рәхәтләнеп ял итәм. Чүп чыкканга да сөенәм. Чәчәкләремнең чуты юк, Мәскәүдә яшәүче улым бер машина тутырып рассада алып кайтты. Һәммәсен күңел җылымны биреп үстерәм, ничек тәрбияләргә дигәндә, хәзер бакчачыларга интернет ярдәмгә килә. Ютуб өйрәтә ул (көлә)! Мичурин булып беттем инде. Иртән торгач, гөлләрем белән серләшәм, алар шулай сөйләшкәнне ярата, су сибәм. Иртәнге каһвәне эчеп алганнан соң, төшке ашка бакчадан икеләрдә генә керәм. Һәм кичкә кадәр мин җирдә кайнашам. Узган ел 228 кг помидор, 130 банка гөмбә, кыяр мариновать итеп саттым. Быелга 30 банкага заказ бар инде, эшкә керештем, шөкер. Кыярларың кетердәп тора дип, яратып сорыйлар. Күчтәнәч итеп биргәннәренең исәбе юк. Бәрәңгенең дә берничә сортын үстерәм. Аеруча «Гала» дигән сары бәрәңгене үз итәбез. Орлыгын авылдашларга, тирә-күрше авылларга да бирдем, – ди Фәһимә апа.

Тормыш булгач төрле хәлләр була, Фәһимә апага да күпме язмыш сынау лары аша үтәргә туры килә, ике баласын югалту хәсрәтен кичерә. Әмма үзендә көч табып, алга, якты киләчәккә йөз тотып, һәр туар көннең кадерен, рәхәтен күреп яши белә торган үтә сабыр ханым ул. Уллары, киленнәр, оныклары әни һәм әби дип өзелеп тора. Без килгән көнне Казанда яшәүче улы Илнур кайткан иде. Һәм аның әнисенә карата булган мөнәсәбәтен күреп исебез китте. Әниләрен кулларында гына күтәреп йөртмиләр, күзенә генә карап аңлашалар. Уңган кайнана киленнәрен дә эшләтми, алар кайтканны өен җыештырып, мул табынын әзерләп каршы ала икән. Ничек шулай тәрбия ли алды икән улларын дип гаҗәпләндек.

– Балаларың тәртипсез булса, үзеннән-үзе сүнәсең ул. Ә алар мине күтәреп, әни диеп кенә тора! Кечкенәдән, малайлар булса да, акырып сүз әйтмәдем, сукмадым, йомшак булдым. Кеше таш атса, җавап итеп аш белән атыгыз диеп өндәдем. Начарлык белән генә кешене җиңеп булмавын аңлаттым. Ходаем, бәхетләре һәм озын гомерләре генә булсын дип телим.

Менә шулай, әллә ни зур булмаган бакчасында күпме нигъмәт үстерә һәвәскәр бакчачы. Ә иң мөһиме – тапкан малының бер бөртеген дә әрәм итмичә, кышка төрледән-төрле кабымлыклар, салатлар ясый, башкаларны да сыйлый. Һәрнәрсәгә җитешә, һәр җирдә тәртип, пөхтәлек бөркелеп тора. Бакчасы гына түгел, өе дә ялт иткән, камыр ризык лары пешкән. Ничек кенә барына да җитешә торгандыр?! Тормыш авырлыклары алдында сынмыйча, лаеклы ялда менә шушындый матурлык булдырып, гүзәллек эчендә яшәп ята Фәһимә ханым. Без язмабыз героена чын мәгънәсендә сокланып кайттык. Тапкан малыгызның рәхәтен күреп, бүгенгедәй, яшәү матур бит ул, олы бәхет, дип гөрләтеп гомер кичерергә насыйп булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: