Күгәй артистлары көлдерә дә, елата да ала
Бу коллективның ялкынланып иҗат итүе күпләргә үрнәк.
Күз күрмәгән, колак ишетмәгән бу авыру безне башкача яшәргә өйрәтте. Тормышка да яңа күзлектән карый башладык кебек. Аеруча халыкны мәдәни-агарту юнәлешендә хезмәт куючылар тамашачы белән аралашуның үз юлларын табарга тырышты, яңа форматта эшләү алымнарын уйлап тапты һәм сәләтләре дә бөтенләй уйламаган яктан ачылды.
Хәзер интернет заманы, кем ничек яши, кая бара, ни белән шөгыльләнә, барысы да күз алдында. Пандемия дип чикләүләр кертелгәч тә, бер-берең белән аралашу шушы интернетка кайтып калды. Әлбәттә, күзгә-күз карашып очрашуга җитми. Ә нишләмәк кирәк?! Нәкъ менә шушы чорда Күгәй мәдәният йорты коллективы бөтенләй икенче яктан ачылды да куйды. Инстаграм, вконтакте челтәрендә тәкъдим ителгән видеоларны күреп, нинди талант ияләре яши икән бу Күгәй авылында дип гаҗәпкә кала идем.
– Пандемиянең бер уңай ягы булды – видеолар, кыска мет ражлы фильмнар төшерергә өйрәндек. Коллегаларым – сәнгать җитәкчесе Рәмзия Заһидуллина белән китапханәче Гөлсу Гафарова ачык йөзле булмаса, үзләренә җәлеп итеп тормаса, бу хезмәтнең берсе дә булмас иде. Чөнки без өчәү генә берни дә эшли алмыйбыз. Бу авыл халкы белән берлектә булдырылган уртак җимешебез, – дип сөйли мәдәният йорты җитәкчесе Алмаз Шәйхенуров.
Иң беренче булып сугышка озату күренешен тәкъдим итәләр. Беренче коймак төерле булмый. Киресенчә, алга таба яңа идеяләр белән илһамланып иҗат итәргә этәргеч кенә бирә. Һәммәсенә дә туры китереп киемнәрен табарга, рольләрне бүлешергә кирәк.
– Безнең инстаграм челтәрендә 400ләп пост бар, 30-40 видео. Максатыбыз – гореф-гадәтләребезне, туган телебезне саклау, традиция ләребезне үстерү, аларны яшь буынга җиткерү. Бу бит инде үзенә күрә бер тәрбия чарасы да. Чөнки төрле күренештә төрле буын вәкилләре катнаша. Яшьләр дә, ак яулыклы әбиләребез дә үзләрен артист ролендә сынап карый. Авылда читтә яшәүчеләр дә бездән еш кына бу кешеләрнең сәләте моңа кадәр кая булган икән, дип гаҗәпләнеп сорый. Суфия Хәйруллина, Дания Кәримова, Шәмсия Даянова, Марсель Гафаров, Чулпан Габделхәева, Фәния Гарипова, Гафаровлар, Роза, Рәшит, Ришат, Алинә, Рөстәм Зиннәтуллиннар, Әдиятуллиннар гаиләсе безнең ныклы терәгебез, һәр чарада теләп катнашалар. Аннары авыл җирлеге кызлары, мәктәп, балалар бакчасы коллективы белән тыгыз элемтәдә эшлибез, – дип сөйли мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәмзия Заһидуллина.
Гомумән, гомере буе балалар бакчасында эшләгән Рәмзия ханым бирегә килгәч, Күгәй мәдәният йортына яңа сулыш өрелә. Күпме талант иясе барлыгы ачык лана. Шуның кадәр идея не уйлап бетерергә дә кирәк бит әле.
– Сугыш чорында урманда утын кисү, әкиятләрдән өзекләр, Нәүрүз бәйрәме, килен төшерү күренеше һәм башкалар. Идея бер уйламаган җирдән килә. Миңа дәү әни тәрбиясенең дә ярдәме зур, 29 ел балалар белән эшләвем дә булыша. Аннан безнең штатта оператор юк бит инде, барысын да үз көчебез белән булдырабыз. Видеоларны музыка куеп үзем монтажлыйм. Башыңа төшкәч, башмакчы булырсың диләр, анысына да өйрәндек, замана таләбе шулай куша. Бер үк картинаны 3-4 тапкыр төшерергә туры килә. Әмма без максатыбызга ирешмичә, ярты юлда тукталып кала торганнардан түгел. нәтиҗәсен күргәч, халыктан мактау сүзләре ишеткәч, янә канатланып иҗат итү теләге туа гына, – ди Рәмзия ханым.
Күгәй мәдәният йортының эше шушы видеоларны төшерүгә генә кайтып калган икән дип уйлаучылар ялгыша. Бу җирлектә һәр бәйрәмнең оешкан төстә узуын үзебез дә яхшы беләбез. Иҗат дәртләренең шулай янып торуына, чын мәгънәсендә, сок ланабыз. Киләчәктә дә ялкынланып эшләргә, халыкка хезмәт итәргә насыйп булсын. Чын артистларча уйнаучы авылдашларыгызга рәхмәт. Чөнки сез тамашачыны көлдерә дә, елата да алырга сәләтле чын артистлар, Күгәйнең талант ияләре!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев