Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәй

Быел Күгәй Сабан туен Татарстанның атказанган артисты Динар Бәдретдинов алып барды.

Талантлы баянчыны бәйрәмгә авылның иганәчесе алып кайткан иде.
Традицион уеннардан тыш, быел күгәйлеләр дә әтәч артыннан йөгерде. Бала-чага, олысы да бик тырышып, мәйдан буйлап кош куды һәм аны кулына алу бәхете кунак егетенә тәтеде. Гир күтәрүдә дә актив булдылар. Хәтта авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова да тыелып кала алмады, 30 тапкыр гирне һавага чөйде. Сөбеһаналлаһ, бигрәк көчле икән, дип шаккаттык. Ә инде көрәштә баш батыр исеменә, Күгәй егете Илшат Ихсанов лаек булды. Аңа тәкә белән кыйммәтле бүләк тапшырылды. 25 июньдә исә әлеге җирлеккә кергән Тау Илендә Авыл бәйрәме гөрлиячәк. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X