Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгеш тә гөрләтте

Күгешлеләр милли бәйрәмебезне быел аеруча зарыгып көтеп алды. Сагындырган икән... Кунаклар күбрәк кайта алсын, тагын да күңеллерәк үтсен дип, алар башка җирлекләрдә Сабантуйлары гөрләп узгач, июль башында зур бәйрәм – Авыл көне итеп уздыр ды.

Һәм ялгышмадылар да, халык тирә-күрше авыллардан, күрше республикадан да күп килгән иде.
Оештыручыларның тырышлыгы әллә каян күренеп тора: мәйдан матур итеп бизәлгән, уеннар үткәрү, рәхәтләнеп ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган.

Айдар, Күгеш, Әрә халкы, кайткан кунаклар активлык күрсәтеп, барлык конкурсларда, ярышларда бик теләп катнашты. Ә уеннарның күплегенә исең китәрлек, кайдан гына уйлап бетергәннәрдер, 21 төрлесен дә рәхәтләнеп тамаша кылдык. Ярышлары исә үзенчәлекле, эчләр катканчы көлдерүчеләре дә булды. Мәсәлән,

«Кайнар мунча» дип исемләнгән конкурс бигрәк тә истә калды. Аның шарты буенча себеркенең яфрагы беткәнче, көндәшеңне чабындырырга кирәк иде – тәгәри-тәгәри көлде халык. Әлбәттә, милли уеннарыбызга да зур урын бирелде. Көянтә чиләк белән су ташу, кашык ка йомырка кабып йөгерү, катык тан акча эзләү һәм башкалар. Йөгерүдә дә көч сынаштылар, яңгыр явып китү сәбәпле, алдан уйланылган велосипедта узышу гына үткәрелмәде.
Бәйрәмнең тагын бер матур мизгеле – Ринат Рәхмәтуллин концерты булды. Шушындый зур бүләкне авылдашларына иганәче Алмаз Җиһаншин әзерләгән иде, рәхмәт яусын. Рәхәтләнеп кушылып җырлап, күңел ачты халык.

Нинди генә уеннар үткәрелмәсен, бәйрәмнең иң көтеп алынган вакыты – милли көрәш. Кайберәүләр мәйданга шул бил алышуны гына карарга килә дә. Күгешкә районның 15ләп иң кәттә көрәшчесе җыелган иде. Баш хөкемдар Азат Миңнуллин һәммәсенә дә гадел бәя бирде. Авыл көнендә баш батыр булып калган Яшел Үзән егете, Айдар авылы оныгы Айнур Салаватовны чын күңелдән котлыйбыз. Аңа тәкә һәм җиләк-җимеш киптергеч бирелде. Гомумән, бүләкләр мулдан әзерләнгән. Билгеле булганча, авыл җирлекләрендә бәйрәмнәр халыкның үз көче һәм иганәчеләр ярдәме белән уздырыла. Биредә дә Күгеш мәчете, «Кызыл Шәрык» җәмгыяте, депутатлар һәм авыл халкы ярдәме белән оештырылды.

Җыр-бию белән үрелеп барган бәйрәм әле һәркемнең күңелендә озак сакланыр. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп ял итте, сәүдә рәтләре гөрләде, батутлар бала-чага тавышыннан тынмады. Гумәр абый Хәсәнов, һәрвакыттагыча, бизәлгән аты белән мәйданга ямь өстәде. Чын милли, күңелгә рәхәтлек бирә торган, искиткеч матур бәйрәм булды бу. Күгеш тә гөрләтте! Һәм киләчәктә дә авылдашлар, якташлар белән исәнлектә очрашулар насыйп булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев