Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгеш

Өч авылны берләштерүче Күгеш җирлегендә авыл бәйрәме ел да күңелле уза.

Быел да кимен куймадылар. Халык мәйданга бик теләп җыелды. Бәйрәмнең бер матур бизәге – «Болгар» радиосында «Җырла, милләт. Җырла, республика!» бәйгесе җиңүчесе, авылның моңлы сандугачы Айгөл Төхбәтуллинага, радио алып баручылар тарафыннан алдан вәгъдә ителгән бүләк – тәкә тапшыру булды. Айгөл үзенең матур җырлары белән һәркемне сөендерде, афәрин!
Бәйрәм ат чабышы белән башланды. Шунысы сөенечле, биредә авылның биш аты көч сынашты һәм беренче булып, «Герой» кушаматлы аты белән Фәнис Гыйрфанов килде. Батыр булып исә, Мулла Иленнән Ирек Шәрәфетдинов калды.
– Халык күп җыелды, безгә бит күрше Чувашия авылларыннан да киләләр. Акчалата ярдәм иткән, бүләкләр биргән һәркемгә рәхмәтлебез. Читтә яшәп, бәйрәмгә үзләре кайта алмасалар да, өлешен кертүчеләр бар иде. Бер генә уеннан да халык өзелмәде. Киләсе Сабан туйларын да шулай исәнлектә каршы алырга насыйп булсын, – дип сөйли Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев