Яшел Үзән

Кем ул Субур Хәйрулласы?

Сабирова Шәмсия апа искә төшергән Субур бай турында авылдашларыбызның күбесе ишеткәндер.

Бик бай кеше булган диләр. 24 тәрәзәле 2 катлы йорты, кибетләре булган. Шул йорт бинасы Кече Шырданның һәр кешесенә бик якын, ансыз авылыбызны күз алдына да китерүе читен. Зур тарихлы, бик бай кеше йорты мәктәп тә, китапханә дә булды. Хәзер дә авыл үзәгендә Каюм Насыйри һәйкәленең аерылмас бер өлешен тәшкил итә.

Ләкин Субур Хәйрулла сының кайсы нәселдән, кемнең улы булуы турындагы сорауларга җавап бирүче миңа очрамады. Ничек инде без үзебез авылның күренекле урыннары тарихын белмибез? Шуңа да мин әлеге сорау га җавап эзләп табуны максат итеп куйдым. Татарстан архивында Р732-4-38 номерлы 1932 елгы чыганакта Кече Шырдан авылының «раскулаченный» хуҗа лык лары турында язылган. Алар алтау булган, хуҗалары: 1 – Исламколов Гыйсмәтулла, 1882 елда туган; 2 – Габидуллин Гыйниятулла, 70 яшьлек; 3 – Әсәдуллин Гыйният, 1890 елда туган; 4 – Дусаев Хәйбулла, 1889 елгы; 5 – Гобәйдуллин Гыйбадулла, 1865 елда туган; 6 – Хәлиуллин Хәйрулла. Араларында Хәйрулла исемле ике кеше исеме китерелгән. Берсе – кулак Исламколов Гыйсмәтулла (1882 елгы), аның атасы Хәйрулла (1851елда туган). Икенчесе – кулак Хәлиуллин Хәйрулла (80 яшьтә). Алар арасында Субур кушаматлы Хәйрулла кайсысы? Архив чыганак ларында ике катлы йорт Хәлиуллин Хәйруллада гына күрсәтелгән. Әмма дә бәлки, Исламколовларда да ике катлы йортлары булгандыр, дигән сорау килеп туа.

Авыл тарихы буенча күп файдалы мәгълүматларны миңа Фәттахов Рәшит Госман улы белән аралашу бирде. Авыл тарихы белән кызыксына, җиде буын шәҗәрәсен дә ясаган, әтисеннән сорап күп нәрсә белә. Әтисе белән еш авылда була. Минем үтенеч буенча гарәп хәрефләре белән язылган зират ташларын табып, фотога төшереп җибәргән иде. Узган елның 18 мартында шул Рәшит әфәнде миңа ватсап белән шундый хәбәр юллады: «Камил абый, сәлам. Шырдандагы Шәүкәт абый белән сөйләштем. Ул, без Исламкол бай нәселеннән, ди. Алар Уфага китәләр. Аның балалары Хәйрулла һәм Галиулла. Ә Галиулланың улы Миңнулла була, ягъни аннан безнең Миңнуллиннар фамилиясе китә. Исламколның өе бер катлы. 1955 елда Ачасырга күчерелә, анда озак еллар терлекче йорты булып тора. Субур турында ишеткән, әмма кем ул, кемнәрнеке икәнен белми. Алар авыл китапханәчесе белән эзләп карый, әмма таба алмый».

Әлеге мәгълүмат өчен Рәшит әфәндегә зур рәхмәтемне белдердем. Бу хәбәрдән Исламколовларның бер катлы йортлары булганны исәпкә алсак, Субур Хәйрулласы ике катлы йорты булган Хәлиуллин Хәйруллага туры килә. Хәзер инде, Хәлиуллин Хәйрулла кайсы нәсел кешесе икән, дигән сорауга җавап бирергә тырышыйк.

1932 елда 80 яшендә, димәк 1852 елда туган булырга тиеш. 1858 елның авыл исемлегендә андый кеше юк. Бәлки «кулаклар хуҗалыклары» истәлегендә 80 яше якынча куелгандыр. Хәлиулла дигән кешеләр икәү бар – 35 һәм 1 яшьлекләр. Безгә туры килгән 35 яшьлек Хәлиулла Абдулхалик Хәсәнов улы, 79нчы номерлы гаиләдә язылган, аның хатыны Фәхриниса Мусина 32 яшьтә, кызы Мәфтуха 7 яшьтә, улы Мотыйгулла 1 яшьтә. Соңрак безгә туры килгән авыл исемлекләре юк. Туган кешеләрнең метрикаларын карыйк. Уфа архивыннан алынган И295-9-212нче истәлектә, 11нче биттә, гарәп хәрефләре белән язылган 1860 елда Кече Шырдан авылында туган балаларның исемлеге китерелә. 4нче номерлы ир бала Хәйрулла 1 мартта туган, атасы Хәлилулла, анасы Фәхриниса. Атасы да, анасы да 1858 елдагы исемлектән 35 яшьлек Хәлиуллага туры килә. Тик 1858 елдагы урыс язучысы Хәлилулланы «Халиулла» дип язган. 1858 елдагы исемлектән 79нчы номерлы гаилә, 1834 елдагы Кече Шырдан авылы исемлегендәге 49нчы номерлы гаиләгә туры килә. Анда күрсәтелгән кешеләр: гаилә башы Хәсән Мукаев 75 яшьлек, 1759 елгы булып чыга, аның улы Абдулхалик – 36, Абдулхалик уллары Хәлил – 12, Әхмәт – 9, Муса – 5 яшьлек. 1763 елдагы Мәскәүдә РГАДА архивында сакланган истәлектә Кече Шырдан авылының исемлегендә 5 яшьлек Хәсән Мукаев Мукай Абдрезячкин гаиләсендә язылган. Калган балалары, улы Хөсәен – 3, кызлары Минкагол – 12, Якыя – 15 яшьтә күрсәтелгән. Шаккатырлык хәл! Хәзер инде монда Каюм Насыйри язган үзенең шәҗәрәсе туры күренә!
Язылган сүзләрем бу Каюм Насыйри шәҗәрә агачы белән дә раслана. Агачтан Субур Хәйрулласының атасы Хәлилулла белән Каюм Насыйри өченче буын туган булуы яхшы күренә. Мин белгән исән кешеләрдән Субур Хәйрулласына иң якын туганнары, агачка мин «кириллица» язуы белән керткән, Әхмәтов Каюм уллары Илдус – 1946, Илгизәр – 1848, Марс – 1954. Әхмәтов Каюм белән Субур Хәйрулласы өченче буын туганнар. Менә кайсы нәселдән чыккан кеше икән! Бәлки сез дә Субур Хәйрулласының исән туганнарын беләсездер?

Камил Минкин. Казан (Мәгълүмат һәм фотолар «Туган авылым Кече Шырдан» төркеменнән алынды).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: