Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кем син, Айдар бабам?

Авыл белән бәйле тагын бер китап дөнья күрде.

Әрә таллыгында бер сандугач,
Өздерелеп лә сайрый бәгырьне.
Син Айдарым Сараларың белән,
Газизләрең белән кадерле...

Фәния Әхмәтҗанова-Мусина


Күгеш авылы җирлеге халкы әле узган ел ахырында гына яңа мәдәният йортлы булды. Хәзер тагын бер сөенеч – Айдар авылы тарихына багышланган өр-яңа китап басылып чыкты. Һәм бу ике вакыйга Фәния Әхмәтҗанова исеме белән бәйле.


– Китап язарга күптән хыялланып йөрдем, әмма вакыт, җай юклыкка сылтап, кичектерелә килде. Ниһаять, авылдашларым, сезнең ярдәм белән әлеге китап бастырылып чыкты, – дип башлады үз чыгышын Фәния Әхмәтҗанова «Кем син, Айдар бабам» дигән китабын тәкъдим итү кичәсендә.

– Мин шушы авылда туып, яшәп бик күп нәрсәне белмәгәнмен икән. Хәтта, бу кемнәр икән, бу нинди нигез булды икән, дип төшләремдә дә уйланып яттым. Кешеләрдән сорап, мәгъ лүматларны туп лап, анысын да ачыкладык.
2018 елда языла башлаган китап фәрештәләрнең «Амин» дигән сүзләренә туры килде, күрәсең. Фәния апа әйтеп үткәнчә, китап язганда авылдашлары аңа бик нык булыша. Халык язып җибәргәннәрне җыеп, эшкәртеп торуны эшче төркем башкара. Берсе хәбәрләшә, икенчесе фотолар туп лый, өченчесе корректор була. Кыскасы, барысы да үз өлешен кертә. Айдар авылы тарихына багышланган китапның фәнни консультанты – Фаяз Хуҗин. Ул тарихи фактларга бәяләмә бирә, дөреслеген тикшерә.
– Бу китапны укып чакканнан соң, шаккаттым: теле бигрәк матур, күп чыганаклар кулланылган. Архивлардан алынган материаллар да, шәҗәрәләр дә, бигрәк тә авыл халкының сөйләгәннәре дә бар. Иң ошаганы – аның үзәгендә колхоз да, җитәкчеләр дә түгел, ә халык, – дип үзенең бәяләмәсен бирә Фаяз Хуҗин.


Фәния Әхмәтҗанова авылдашларына китапны тәкъдим итү чарасын чын бәйрәм итеп әзерләде. Рәшит Сабиров, Резидә Шәрәфиева, Тәслимә Низами, Айгөл Мостафина кебек танылган шәхесләрне чакыруы авыл халкының күңеленә аеруча хуш килде.


– Резидә Шәрәфиеваны күргәч таң калдым – минем иң яраткан җырчым бит ул, – дип шатлыгы белән уртаклаша Айдар авылы килене Лилия Зәбихуллина. – Гомумән, без Фәния апага бик рәхмәтле, беренчедән – клублы итү өчен тырышты, икенчедән – бик зур көч куеп, Айдар авылының тарихын барлап, «Кем син, Айдар бабам?» дигән китабын булдырды.
Бай тарихлы буларак танылган Айдар авылы кемнәргә генә яшәү көче бирмәгән дә, кемнәргә олы тормыш юлына очарга канат куймаган?! Ә иң беренче чиратта, үзенең гаҗәеп затлы, зыялы шәхесләре белән данлык лы ул. Алар арасында, яңа җыр сүзләренә кертелгән Сара Садыйкова белән Газиз Айдарский да бар (җырны безнең социаль төркемнәргә кереп тыңлый аласыз).
Бәйрәмдә рәхмәт сүзләре дә еш яңгырады. Казанда, дәүләт эшен кайгыртып йөреп, кайта алмый калган иганәчеләр Фәннур Зыятдинов, Госман Низаметдиновларга да халык гөрләтеп кул чапты.
– Дөресен генә әйткәндә, Госман Мәксутович әлеге китапның төп спонсоры гына түгел, ә идея авторы да. «Фәния, авыл тарихын булдырасы иде» дип, эшне башлап йөргән кеше нәкъ менә Госман Низаметдинов, – дип шәрехли Фәния ханым.
Чын күңелдән әйтелгән сүзләргә, җыр-моңга бай булды ул көнне Фәния Әхмәтҗанова оештырган чара. Ә мин туган районымда шундый кешеләр яшәве белән чын күңелдән горурлык хисләре кичереп кайттым. Борынгылар әманәтенә әнә шундый хөрмәт белән караган мондый асыл затлар булганда аның исеме тарих чоңгылында югалмый сакланыр.

Рәхмәт, Фәния апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев