Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күңелеңдә игелек булсын

Кичә Норлат волонтерлары (тимурчылар) – 10А һәм 7А сыйныфлар Игелекле эшләр көне үткәрделәр.

Безнең искиткеч балалар үзләренең класс җитәкчеләре белән авыру авылдашларына кар көртләреннән ишегалдын һәм өйгә керә торган юлны чистартырга булыштылар.

Картлык һәм авырулар һәр кешегә килә. Беркем дә ялгызлыктан һәм ярдәмчесез калудан иминиятләштерелмәгән. Янәшәдә бәлагә тарыган кешеләргә ярдәм итәргә әзер торган ихлас күңелле, игелекле кешеләр булса, куркыныч түгел.

Быелгы кыш карлы, юлларны һәм ишегалларын кар көртләре күмгән. Хәтта таза ирләргә дә көненә берничә тапкыр яуган карны чистартырга туры килә. Ә картларга, авыруларга бу проблеманы ничек хәл итәргә? Яшь авылдашлар ярдәменнән башка булмый.

Норлат авылы ветераннар советы 7А һәм 10А сыйныф укучыларына һәм аларның сыйныф җитәкчеләренә – Рәисә Вәлиуллина белән Светлана Абзаловага авыл ветераннарына вакытында ярдәм күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.

Бүген дә алар изге миссияләрен дәвам итә - аларны өлкән яшьтәгеләр яши торган өч йортта көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

376

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X