Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кечкенә авылда зур Корбан ашы

Мөселманнар өчен мәртәбәле бәйрәм – Корбан гаетен районыбыз­да зурлап билгеләделәр.

 Хәленнән килгән һәркем корбан чалды, аш уздырды, изге ниятләрдә, изге гамәлләрдә булды.
Мәчете дә булмаган кечкенә генә Синтәк авылында бу юлы Корбан ашын зур итеп, урамда өстәл корып, күмәк көч белән уздырдылар.

Бу олуг бәйрәмне шулай авыл белән оештыру тәкъдимен Синтәкнең актив хатын-кызлары ирләргә җиткерә, алар күтәреп ала һәм зиратта өмә барышында халыкка тәкъдим итә. Шул көннән бердәм синтәклеләр үз теләкләре белән бу изге эшкә финанс ярдәмен дә тапшыра башлый.
28 июнь таңында авылның матур урынында, урамда җәелгән келәмнәр өстендә намаз укыла, һәр урамнан тәкъбир әйтеп узалар, корбан да ышык һәм чиста урында чалына.

– Әлһәмдүлилләһ, бик әйбәт итеп, оешкан төстә уздырып җибәрдек Корбан ашын. Авылыбызның актив кешеләре Гөлшат белән Нурислам Шәйхелисламовлар, Илдус һәм Хафиз Сафиннар бу эштә дә алдан йөрделәр. Бер генә авылдашны да аерып әйтеп булмый, һәркем үз өлешен кертте, – дип уртаклаша Синтәкнең активисткасы Рәхимә ханым Сәлахова.
– Шул җыелган акчага корбанлык ике хайван, табын әзерләргә азык-төлек алдык. Чалынган корбан итеннән шулпа һәм пылауны Миләүшә белән Илфат Әхмәдуллиннар пешерде, авылдашлар һәммәсе хәләл ризыклар алып килде, биш самовар кайнап, коймаклар кызып торды. 120ләп кеше җыелды. Район хакмиятеннән Илнар Хантимеров, мәдәният бүлеге җитәкчесе Марат Минһаҗев кайт­кан иде, авылыбызның депутаты Альберт Хөснетдинов корбан чалуда зур булышлык күрсәтте, арабызда андый кешеләрнең булуы да күңелләребезне күтәрде. Биредә туып-үсеп, читтә яшәүчеләргә дә хәбәр иттек, чакырдык, мөмкинлекләре булганнар кайтты. Шөкер, мәчетебез булмаса да, мулла вазифаларын башкаручы, догалар яңгыратучы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алучы кешебез – Рәсих Яруллин бар. Шулай ук «Мөхәммәдия»не тәмамлаган авылдашыбыз Ризәлә Нургалиева «тәбәрәк» догаларын дәвам итеп укыды. Чалган корбаннарыбыз, догаларыбыз кабул булсын!


Синтәклеләрнең бу бәйрәмне күмәк оештыруларының нигезе дә бар. Алар бу мәҗлесне, авылларында башкарылган эшләр өчен Аллаһ Тәгаләгә шөкер итеп, рәхмәт йөзеннән шулай зурлап ясарга карар кылган. «Шөкер» итәрлекләре чынлап та бар, биредә зур мәсьәләләр хәл ителгән: юллар ясалган, күлләр чис­тартылган, әйләнә-тирә җыештырылган – бик күп
эшләр башкарылган. Ә кечкенә, бетүгә таба барган авылларда, беләсез, мондый проблемаларның чишелеше бик авыр бара.

Синтәкнең «бетүгә таба бара торган авыллар» рәтенә керүе бүгенге көндә бәхәсле һәм бу бик шатлык­лы күренеш. Чөнки биредә соңгы елларда яңа йортлар калка, ябык капкалар ачыла башлаган.
 

- Авылыбыз үсә, бетермиләр Аллаһ боерса, яшәртәләр, – ди шатланып, Рәхимә ханым, – өй салырга урын сорау­чылар да бар. Бездә халык бердәм һәм дус, менә авыл көче белән гыйбадәт йорты булдырырга тырышабыз, элекке кибетне төзекләндереп, иман учагы ясарга исәп. Мәчет үк итеп, манаралап корырга көчебез җитеп бетмәс, әмма халыкка намазлар укырга, дини бәйрәмнәребездә җыелырга гыйбадәт урыны булачак. Аңа аерым акча җыябыз, эшне башлап җибәрерлек бар инде, рәхмәт авылдашларга. Менә бу корбан ашында да берникадәр җыелды сәдака акчалары. Андый изге эшләр җиңел барыр дип өметләнәбез, ин шә Аллаһ.


Менә шундый зур һәм игелекле максатлар белән яши кечкенә генә Синтәк авылы. Барысы да уңышлы килеп чыгачагына без дә ышанабыз, чөнки, күзәтүләрдән чыгып шуны әйтә алабыз: кечкенә авыллар зурларына караганда бик күпкә бердәм һәм кемнәндер көтеп ятмыйлар алар, үзләре үҗәтләнеп, мөмкинлекләр табып, үз көчләре белән эшләп тә куялар.

Ә зур авыллар, нигәдер, җитәкчеләргә зарланып, анысы юк, монысы юк, дип кемнәрнедер гаепләп, читтән килеп булдырганнарын көтеп яши. Озак та үтмәс, «Синтәктә гыйбадәт йорты ачылды» дигән хәбәрне газетабызда укып, шаккатырсыз әле. Амин, шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев