Яшел Үзән

КЕЧКЕНӘ АВЫЛНЫҢ ЗУР ШАТЛЫГЫ

Кече Шырдан өчен ике тарихи вакыйга булды – туган йорты нигезе янында татарның олы галимәсе, профессор Резеда Кадыйр кызы Ганиева хөрмәтенә истәлек тактасы куелды.

Һәм Каюм Насыйри исемендәге яңа төзелгән музей-китапханә бинасы үз ишекләрен ачты.
Чара Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм бөек татар галименең тууына 196 ел тулуга багышлануы икеләтә куанычлы иде.

Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханә ачылышына авыл халкы, Яшел Үзән, Казан һәм башка шәһәрләрдән килгән кунаклар җыелды. Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Эльза Кадникова үзенең чыгышында, Каюм Насыйриның Габдулла Тукай һәм Галиәсгар Камал кебек татар халкының бөек шәхесләренең укытучысы булуын, бу вакыйганың халык улына хөрмәт күрсәтү, дип шәрехләде. «Аның турында «татар Ломоносовы» диләр, димәк, аның өйрәнүләре һәм хезмәтләре район һәм республикабыз өчен генә түгел, бөтен ил һәм дөнья буйлап яшәүче татарлар өчен дә мөһим», — дип өстәде Эльза Кадникова.
Каюм Насыйриның кече ватанын — Кече Шырдан авылында туып үскән эшмәкәр, Татарстанның атказанган төзүчесе Асия Гобәйдуллина торгыза. Аның сүзләренә караганда, Каюм Насыйриның хезмәтләре бәяләп бетергесез, аларны әле киләсе буынга тапшырыр өчен өйрәнергә һәм өйрәнергә кирәк.

Музей-китапханәне ачу — мәдәни мирасны саклау һәм этнотуризмны үстерү буенча «Татар авылына сәяхәт» проекты кысаларындагы күп адымнарның берсе генә. Болар барысы да президент грантлары фонды тарафыннан бирелгән чаралар ярдәмендә тормышка ашырыла. Китапханә-музей бинаның тулысынча тузуы аркасында 2013 елда ук ябыла. Асия Наильевна, проект оешмасы җитәкчесе буларак, анда китапханә-музей урнаштыру өчен яңа бина төзергә карар кыла. Грант акчасына стеллажлар һәм витриналар сатып алынган, Каюм Насыйриның шәхси коллекциясеннән сирәк китаплар табыла һәм үзе исән вакытта нәшер ителгән берничә китабын сатып алуга, китапханәне җиһазлау га грант акчасы тотыла. Әлбәттә, фондны җирле халык та тулыландыра. Алар шулай ук, татар халкы көнкүрешенең борынгы предметларын һәм китапларын биргән.

Традиция буларак, шул ук көнне авыл клубында Каюм Насыйри мирасы буенча иҗади бәйге җиңүчеләрен котлау һәм Норлат клублар системасында эшләүче клуб мөдирләре — чын мәгънәсендә талантлы артистлар катнашында әдәби музыкаль кичә булды. Авылдашларның шатлыгын уртаклашырга, бик күп кунак лар кайткан иде. Резеда Ганиеваның ире Зөфәр Рәмиев, Резеда ханым тәрбияләгән галим-галимәләр, аның укучылары көне буе узган чараларда катнашып, кичке якта гына Казанга кузгалды.

Тарихка күз салсак, бөек мәгърифәтче туган авылында беренче китапханә (архив документлар буенча) 1932 елда Хәбибулла Бикмуллин җитәкчелегендә Изба-читальня буларак ачыла. Китапханәдә элек эшләгән Рәмзия Гайнетдинова мәгълүматларына караганда, аннары, 1934 елдан 38нче елга кадәр, биредә Хәким Әхмәтов эшли. Кыска гына вакыт эчендә 800 китап, газета-журнал, брошюра туплана. Бөек Ватан сугышы барган авыр елларда да китапханә үз эшен туктатмый, җиңүгә ышаныч тәрбияли. Бөек Ватан сугышы елларыннан соң китапханәне Асыл Гафиятуллинадан Хәбир Кавиев кабул итеп ала.

1956 елдан Уку йорты дип аталган оешмада беренче дипломлы белгеч Флера апа Гобәйдуллина эшли башлый. Шушы елда китапханәгә бөек авылдашыбыз Каюм Насыйри исеме бирелә. Флера апа әлеге тарихи елларның тере дәлиле – Краснокамск шәһәрендә яши һәм бүгенге тарихи вакыйга турында белә, төзелеш эшләре белән кызыксынып торды. Авыл тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән Флера Гарифовнадан соң китапханәбездә Николай Кузнецов, Хәмдия Миңнуллина, Рәмзия Гайнетдинова, Саимә Миңнуллиналар халыкка мәгърифәт нуры таратуда армый-талмый эшли. Киләсе, 2022 елда Кече Шырданда китапханә ачылуга 90 ел тулачак. Ул үзенең тарихи юбилеен менә шушы мәһабәт бина, тулыланган фонд һәм сукмагына тузан кундырмас китап сөюче авылдашлар белән каршы алачак.

Китапханәче Рәмзия Гайнетдинова үзе эшләгән дәвердә китапханең бер почмагында мини-музей оештырып җибәрә. Соңыннан музей экспонатларын туплауда укытучы Рәмил Шакиров һәм китапханәче Саимә Миңнуллина зур өлеш кертә. Каюм Насыйри яшәгән дәвердә авыл халкының көнкүрешен чагылдырган шушы кечкенә музей авылдашлар ярдәмендә тулылана.
Бу музей - үткән белән бүгенгене бәйләгән, киләчәккә юл салган, тарихи һәйкәлләрне саклаган изге урын, рухи азык биргән мәдәни учак. Биредә тупланган экспонатлар авылыбызда үткәннәрнең истәлеген саклый.

Авылыбыз музей-китапханәсе төзелешен район халкы зур кызыксыну белән күзәтеп барды. Күзәтеп кенә калмады, китапханә фондын тулыландыру өчен үзләреннән өлеш тә кертте. Рәхмәт сезгә, кадерле китап сөючеләр. Шулай ук үзләренең гаилә ядкарьләрен авыл музее белән бүлешкән авылдашларыбызга да олы рхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә бу эш дәвам итәчәк.

Дөньяга Каюм Насыйрины биргән авыл китапханәсез булырга тиеш түгел. Бу – аксиома. Сигез елга сузылган бу гаделсезлек юкка чыгарылды.
Радик Сафиуллин

g Бездә әле болар гына түгел, биредә, аның туган авылында сәяхәтчеләр уникаль объектлар күрә алачак: галим су эчкән чишмә, 500 яшьлек тал, борынгы кое һәм иң матур мәчет - аның төзелешендә Каюм Насыйри шәхсән үзе катнашкан. Мин ышанам, бу урын Кече Шыр дан һәм Яшел Үзән районындагы гына түгел, бәлки бөтен рес публиканың, хәтта илнең дә татар мәгърифәтчелеге үзәге булачак, — диде Асия Гобәйдуллина.

Яшел Үзән районында трассада 25 яшьлек кыз һәлак булган
Беренчел мәгълүматларга караганда, җиңел автомобиль каршы як полосага чыккан.
Хәл Волжск һәм Яшел Үзән шәһәрләрен урап узучы юлның 8нче чакрымында 15:30 сәгатьтә була. «Киа Рио» һәм утын төягән «Газель» автомобильләре бәрелешә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, җиңел автомобиль ниндидер мизгелдә шуа башлый. Кыз идарәне югалта һәм каршы як полосага чыга, анда йөк машинасы белән бәрелешә.
Бәрелү иномарканың пассажир ишегенә туры килә. 25 яшьлек кыз, алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Автомобиль салонында пассажирлар булмаган. «Газель» йөртүчесе җитди җәрәхәтләр алмаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: