Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

КЕЧЕ ШЫРДАННЫ КҮРӘСЕЛӘРЕ КИЛӘ. МӘРХӘБӘ!

"Бөек мәгърифәтче Каюм хәзрәтләренең туган ягын күрәсебез, балаларыбызга, оныкларыбызга күрсәтәсебез килә!" - диделәр безгә Апанай мәчетенең дин әһелләре.

Кызганыч, ул яшәгән чорның рухы, авылдашларының хатирәләреннән кала,Каюм хәзрәтләренең шәхси әйберләре сакланмаган шул авылыбызда. Ә менә апанайлылар Апанай мәчет имам-хатибы , республикабызның күренекле дин әһеле Вәлиулла Якуповның (1963-2012) якты истәлеген саклап, мәчеттә аның музеен булдырган. Музей бик кызыклы. Менә-менә Вәлиулла хәзрәт үзе килеп керер төсле.

Кичә генә районыбызның имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт, "Каюм Насыйри туган җирне торгызу фонды" директоры Асия Гобәйдуллина, фонд волонтеры Гүзәл Минһаҗева, Олы Ачасырның Каюм Насыйри исемендәге музей директоры Рәзинә Гатиятуллина , авыл башлыгы Марат Гатиятуллин, имам-хатиб Равил Саматович, Исактагы ачык һавадагы музей директоры Дамир Камалетдинов Апанай мәчетендәге әлеге музейда булды, туризмга кагылышлы киңәшмә эшендә катнашты. Суз унаеннан шуны да остэргэ кирэк,Каюм Насыйри яшьлегендэ шушы Апанай мэчетенен Кул буе мэдрэсэсендэ белем алган. Безгэ ул укыган классларда булу, ул менгэн баскычлардан йору узгэ бер тэ,сир ясады.

Әйе, күренекле дин әһеле, ә без аны нәкъ шулай атый алабыз, Каюм хәзрәтләре Насыйриның туган авылы һәркемгә ачык - мөселманнарга, ислам дине әһелләренә, балаларга, мәктәп укучыларына, туристларга, кыскасы - бар дөньяга. Килегез, татарның бөек мәгърифәтчесен тудырган авылны күрегез, ул йөргән сукмаклардан атлагыз, рухи азык алыгыз! Мәрхәбә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X