Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Көчлеләр ярышта сынала

«Раштуа – 2022» фестивале кысаларында дзюдо һәм самбо буенча ел саен үткәрелә торган Раштуа турниры узды.

«Уникс» баскетбол клубы тренировка комплексының зур залында безнең илнең уннарча шәһәреннән килгән катнашучылар очрашты. Алар арасында Гиссен шәһәре (Германия) вәкиле дә бар. Лидер исеме өчен барлыгы 100гә якын катнашучы көрәште.

– Мин сезне, кадерле катнашучылар һәм ярышларның кунаклары, монда, безнең зур турнир уза торган Васильевода сәламләвемә шатмын. Уникс залының яшь спортчыларны каршы алуы бик шәп, аларның уңышлары белән без горурланабыз. Мин сезгә нык сәламәтлек һәм мөмкин кадәр күбрәк якты спорт җиңүләре телим! – дип, турнирда катнашучыларга Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Николай Бызин мөрәҗәгать итте.

– Турнирны үткәрүдә һәрвакыт ярдәм итүче районыбыз башлыгы Михаил Афанасьевка, район хакимиятенә, дусларыбызга рәхмәт! Балаларның файдалы эш белән шөгыльләнүләре һәм осталык ларын камилләштерүләре бик яхшы. Барыгызгы да җиңүләр телим! – диде Яшел Үзән районының дзюдо һәм самбо федерациясе рәисе Андрей Николаев.

Спорт көне ахырында ярыш ларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X