Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Көчле рухлылар бары яхшыга өмет итеп, алга атлый

Берәү дә авыруны сорап алмый, һәр ана сау-сәламәт, тупырдап торган бала табып үстерү турында хыяллана. Ә язмыш дигәннәре, кайвакытта, адәм баласын сындырырдай итеп сыный.

Әмма көчле рухлы хатын-кызларыбыз, көтмәгәндә башка күсәк белән китереп суккан кебек чакларда да, үз аягында нык басып калырга көч таба. Бишнә авылында яшәүче Баһавиевлар һәм Камалиевлар да 2014 елда зур сынау алдында кала, тик Аллаһ Тәгаләнең ярдәменнән өметен өзми алар, табибларның куркыныч юрауларына да ышанмый.

Лилия Баһавиева кызы Ләйсән тууны зарыгып көтеп ала. Йөклелек чоры әйбәт уза, УЗИ тикшерүе сабыйның бернинди тайпылышлары булмавын ачык күрсәтә. Шуңа да баласының чирле, арка мие бүсере диагнозын кую лары аяз көнне яшен суккандай була. Сабый туганда шеш шартлый, икенче көнне үк ашыгыч операция ясатырга туры килә. Бер айдан артык дәваханәдә ятканнан соң гына өйләренә кайтаралар.

Табиблар, балагыз йөрмәячәк дип әйтсә дә, кызыбыз Ләйсән ике яшендә йөри башлады. Бер яшендә бөерләр белән проблема килеп чыкты. Даими рәвештә дәваханәдә ятып, күренеп торабыз. Арка миенә икенче операция 2018 елда узды. Хәзер МРТ ясап, тикшереп тору мөһим. Кызыбыз азрак янтаеб рак йөри. Махсус ортопедик аяк киеме алабыз. Яшәү рәвешенә килгәндә, башкалардан әллә ни аерылмый, бары сакланырга кирәк. Аннан, буе быз кечкенә әле, сөякләре 4 яшькә соңгарак калып үсә. Өйдә белем алырга тиеш булсак та, быел укырга кердек, шөкер. Яшьтәшләре белән аралашып уку бөтенләй икенче инде ул. Инвалидлыкны 18 яшькә кадәр бирделәр, – дип сөйли Лилия.

 

 

Балага 3 яшь булганда, гаилә башлыгы кызы белән хатынын ташлап, өйдән китә. Лилиянең урын өстендә ятып авырган әнисе дә 2018 елда вафат була. Шулай итеп, Лилия кызы Ләйсән белән ялгыз кала. Бүгенге көндә беркая да эшли алмый, чөнки Ләйсәнне үзен генә калдыру мөмкин түгел, авылда эш тә юк. Алай да Лилия зарланмый. Йөрәк җимеше – Ләйсәнен аякка бас тыру, шушы тормышка ярак лы кеше итеп үстерү теләге боларның барысыннан да өстенрәк шул. «Без бит әле үз аягыбызда йөрибез, күзләребез күрә. Дәваханәдә ятканда нинди генә авыруларны күрмәдек. Шуңа да бары яхшыга өмет итеп, алга атлыйбыз», – ди Лилия.

Ләйсәннең сыйныфташы Рифат та 2014 елда дөньяга килә. Лилиядән аермалы буларак, Раниягә йөклелекнең 30 атналык вакытында ук булачак улының авыруы хакында әйтеп, бик каты куркыталар. Кеше булмаячак, йөклелекне алдан өзегез, яисә тугач балалар йортына гына тапшырыгыз, дигән башка сыймаслык фикерләр әйтеп, котын алалар. Интернеттан да укып, арка мие бүсеренең нинди диаг ноз булуы хакында күп өйрәнәләр, укыйлар.

– Ул чакларны куркыныч төш кебек искә алабыз хәзер. Ничек итеп үз балаңнан баш тартырга була инде! Нинди генә булса да, Рифат безнең кыздан соң көтеп алган улыбыз бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X