Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Кайтканга үкенмибез, үз авылыбыз кебек якын»

Сәлаховлар гаиләсе Олы Якегә моннан 35 ел элек Мари республикасының Күлбаш дигән татар авылыннан күченеп килә.

Һәм безнең районны шунда ук үз итәләр, чөнки тирә-як ка билгеле, яшелчәчелек белән дан тоткан алдынгы совхоз яшь белгечләрне бик теләп каршы ала һәм ул аларны эшле дә, ашлы да итә.
Равия һәм Таһир Сәлаховлар бирегә килеп төпләнгән чакларын, яшьлек һәм хезмәт елларын бүген сагынып сөйли. Таһир абыйның апасы Олы Якедә яшәгән була һәм энесен дә гаиләсе белән үз янына чакыра. Соңрак бөтен гаиләләре монда кайтып төпләнә дисәң дә була.

 Совхозның гөрләп торган чагы. Килүгә яшелчәчелеккә урнаштым. Йорт тан ике бүлмәле фатир бирделәр. Шулчак профком рәисе Сәлимә апа ашханәгә мөдир кирәк дип тәкъдим ясады. Белгечлегем буенча пешекче булсам да, башта куркып калдым, әмма ризалаштым, 18 ел совхозда эшләүчеләрне ашаттым. Ирем шофер булды, сыер савучыларны йөртте. Алты ел дәвамында шушы йортыбызны салып чык тык. Ике кызыбыз Раилә белән Лилия дән соң Миләүшәбез Олы Якедә туды, – дип сөйли Равия апа.

Соңрак әңгәмәбезгә Та һир абый да килеп кушылды. «Авылның шау итеп торган чакларын сагынабыз да инде. Ул иртән гараж тирәләре техника гөрелтесенә күмелер иде. Басуда бергәләп төшке аш ашаулар үзе ни тора! Гомумән, күңелле яшәдек, булсын дип эшләдек. Авылда хәзерге кебек тынлык булмады», – ди ул.
Равия апа хезмәт юлын пешекче буларак балалар бакчасында дәвам итә. Таһир абый читкә китеп слесарь булып эшли. Колхоз-совхозлар таркалгач, күпләр шулай читкә йөрергә мәҗбүр. Чөнки балаларны укытасы, кеше итәсе, тормышны алып барасы бар.
Сәлаховлар гаиләсендә инде өч кызлары да башлы-күзле булган, барысы да гаиләсе белән Казанда яши һәм атна саен диярлек авылга кайтып йөриләр. Оныклар тавышыннан йортлары гөж килеп тора. Әле без килгән иртәдә инде каен җиләге җыеп, тәмле коймак белән чәй эчеп, сыйланып утырулары иде. Җәйге көннең бер генә мизгелен дә бушка уздырасылары килми, иртәнге биштә үк болынга чыгып, әллә ничә чиләкне тутырып кайтырга да өлгергәннәр. Йоклап ятсаң, берәү дә китереп бирми шул бу байлыкны. Гомумән, кызлар бик тырыш лар, чөнки кечкенәдән эш рәтен белеп үскәннәр. Ә инде Таһир абый, улым юк дип борчылмый, кызларым гына исән булсын, ди. Өч кияүләре дә гел ярдәм итеп тора.
Быел Сәлаховлар гаиләсе рубин туйларын билгеләп үтә, гаилә коруларына август аенда 40 ел була. Аларның танышу тарихы да бик кызыклы.
– Таһир күрше авылда яши иде һәм армиягә чакыру ала. Аның туганы бе лән без дус булдык һәм ул авылда кызлар аз дип, безнең урамдагы Равия, Тәнзилә, Дилбәр, Диләфрүз һәм мине озату кичәсенә алып китте. Менә шунда таныштык. Көзен армиягә алсалар да, кире кайтардылар һәм без очраша башладык. Язын кабат озаттык, ике ел хәрби хезмәттән көтеп алдым, кайткач та өч ел йөрдек әле, – дип искә ала Равия апа.
Менә шулай, бер-берсен өйрәнеп, ныклап аякларында басып тора алгач кына гаилә кора алар. Һәм биргән вәгъдәләренә тап төшерми, кызларына үрнәк әти-әни булып, пар аккошлардай гомер кичерәләр. Мал-туар асрыйлар, булсын дип тырышып яшиләр һәм Олы Якене туган авылларыдай үз итәләр. «Кайтканга үкенмибез, эшебез бар, халкы әйбәт, шәһәр якын, юллары шәп», – ди алар икесе дә бер авыздан. Равия апа авылның «Өммегөлсем» ансамбленә дә йөри, авылның иҗтимагый эшләрендә дә бик актив.

Бүген, 8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмнең символы – ромашка чәчәге. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакълыкны сурәтли. Сезнең гаиләгез дә бүгенгедәй бәхетле булсын иде, бер-берегезне кадерләп, сөеп һәм сөелеп яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев