Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Кайчан өегезгә кайтасыз дип сорагыз сез!»

Гомерең буе бер тармакка караган урыннарда хезмәт итеп, илле яшең ишек шакырга торганда бөтенләй икенче юнәлешкә кереп китү, инде күп еллардан бирле бер көенә аккан җайлы тормышыңны да үзгәртми калмый.

Мондый адымны йә уйлап тормыйча, ни булса – шул була дип, яки йөз кат башыңда әйләндереп, ныклы карарга килеп ясыйлар.
Илфат Сабировның Бишнә мәдәният йорты мөдире вазифаларын үз өстенә алуына быел җиде ел була. Пар канаты белән кулга-кул тотынышып эшли алар. Рәхилә ханым биредә сәнгать җитәкчесе. Әле барлы-юк лы шул җиде ел элек кенә берәү аларга, сез мәдәният өлкәсендә хезмәт итәчәксез дисә, икесенең берсе ышанмас иде, мөгаен. Чөнки Илфат, игезәк сыңары Илһам белән Казанның Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган егетләр һәм гомерләре буе белгечлекләре юнәлешендә эшлиләр. Илфат башта Бишнә совхозында, аннары Ключи «Сельхозхимия»сендә баш инженер, директор урынбасары була. Соңрак Карагуҗада баш кар ма комитеты рәисе итеп билгеләнә. Соңгысында биш ел эшләгәннән соң, авыл җир лек ләрендә әлеге вазифалар кыскартыла. Һәм менә шушы урында Сабировларны тормышның үзгәрешле борылышы көтеп тора да инде.
Ул вакытта Бишнә мәдәният йорты мөдире инде олы яшьтә булганлыктан, үзе нә алмаш эзли һәм аны Илфат ка тәкъдим итеп карыйлар. Алар үз чиратында, гаилә киңәшмәсендә мо ны уртага салып киңәш ләшә ләр дә, ирле-хатынлы эшләп карарга булалар.
(Тулырак газетабызның 26нчы санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев