Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карт Бабам ( дәү әтинең әтисе) Гыйләҗиев Минhаҗетдин Гыйләҗетдин улы 1909 елны дөньяга килгән

#МойГеройМояСемья

Председатель булып эшләгән. Тормыш иптәше Әминә белән 3 бала тәрбияләгән. Көтмәгәндә сугыш башланган!

15.07.41 елны үзе теләп сугышка китә. 1243 санлы укчылар полкының 375 нче номерлы укчылар дивизиясендә хезмәт итә. 42 елның икенче мартында  яраланып госпитальгә эләгә. Терелеп чыккач аны 46 санлы запаста булган укчылар бригадасына җибәрәләр, һәм шул ук елның 30 ноябрендә Калининград өлкәсен азат иткәндә Каменка авылы тирәсендә мәңгелеккә ятып кала... 

Рәхмәт Сина, бабам, тыныч күкләр өчен! Мин хәтерлим! Мин горурланам!

Айгөл Гыйләҗиева
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев