Яшел Үзән

Карсыз кыш – сансыз

Быел кыш кинәндерде. «Колакны тешли, битне чеметә» торган сыкы салкыннарын да күрсәтте, синоптиклар әле алда тагын вәгъдә итә, алдамасалар инде.

Карга да юмарт, шөкер, язын җиргә файдасы була күрсен, туң өстеннән әрәм булып агып кына бетмәсен.

Әмма халык хәзер, элекке ләр өчен норма булып саналган нәрсәләрне – салкыннарны һәм дә карларны – нигәдер котлары очып кабул итә. Монда телевизорның да роле зурдыр инде, чөнки аннан ни генә булмасын: кармы, яңгыр, суык яки эсселекме, гел «аномаль» сүзен кулланып сөйлиләр. Менә бу көннәрдә дә аномаль салкыннар һәм дә аномаль кар явуларны күзәтәбез.

Чолан ишеген көчкә ачып, йә булмаса күршеләр казып чыгарып, аннан баскыч ясап капка башыннан гына йөргән заманнар күп тән онытылган. Мин дә бел мим ан дый вакыт ны, әмма кар көртенең яр ты ферма түбәсенә ка дәр менүен һәм шуннан шуып уй наганны хә терлим. Тауда кызык булмаган, күрәсең. Гомумән, карсыз кыш юк иде бугай ул. Яңгырлы декабрьләр, тау ясарга бер машина арбасы карга тилмергән гыйнварлар бер егерме ел элек башланды кебек.

Шуңа ияләндек тә. Яшь буын шуңа күрә минус утыз градуста һава торышына яраклы итеп киенә дә белми. Бу көннәрдә әй кызгандым үзләрен! Аягыңа кыска балтырлы бер кат мамык оекбаш белән кроссовки (кышкы түгеллеге күренеп тора), бер кат чалбар (аяк кие ме белән балак арасы ялангач, әлбәттә!), өстеңә кыска куртка белән йөреп кара син! Башта да бер әйбер юк бит әле, шуңа күрә ул җилкәгә сеңгән, каз тәпие кебек кызарган куллар юка гына кесәгә урнашкан, ә бөтен гәүдә, тәндәге булыр-булмас җылыны сакларга тырышып, бөтен әгъзаларны бер төргәккә тупларга телә гәндәй, җыерылып килгән...

Быелгы кыштан соң бе лерләр ин де алар да ничек кие нергә кирәклеген.
Карның күп булуы, та бигать күз легеннән караганда, бик шәп инде ул. Әмма торак-коммуналь хуҗалыклар әлеге күре нешкә башка төрле карашта һәм бу аңлашыла да. Барлык халыкка ярарлык итеп ничекләр чис тартып бетерергә ул юлларны, сукмакларны, ишегалларын?! Берничек тә! Хәлләреннән килгән кадәр тырышалар инде.

Бу авыл җирлекләрендә дә зур мәсьә лә булып тора. Кыш көне башлыкларның башын авырттырган иң беренче проблема да шул. Һәм авыллардагы хәлләр дә хәзерге замана мөмкинлекләре аркасында уч табанындагы кебек, бөтен кешегә мәгълүм. Кайсы авылда юллар чистартылган, кайсында юк, кайсында мәчеткә кадәр генә, кайсында җитәкче яшәгән урамда гына батмый-чуммый йөреп булганлыгы турында барыбыз да хәбәрдар. Социаль челтәрләрнең файдасы да бик зур ул яктан. Зарлы-шелтәле язмаларны укыгач, җәлт кенә урамнарны эттереп тә куялар. Шунда ук, халык турында кайгыртучы җитәкчеләргә рәхмәтләрен дә яудыра авыл кешеләре. Кайсыбер авылларда шәхсән үз техникасы һәм теләге белән (руслар әйтмешли, по доброте душевной) урамнарны ялт иттереп торучылар бар, яхшылык лары үзләренә савап булып кайтсын. Мәктәп балалары да молодецлар, аларның да олы яшьтәгеләргә ярдәм итүләрен, капка төпләрен, ишегалларын кардан чис тартуларын күреп торабыз. Картларның гына түгел, безнең дә мондый мәрхәмәтле акцияләрдә катнашучыларга рәхмәт әйтәсебез килә. Рәхмәт сезгә!

Мәшәкатьләр тудырса да, сүкмик әле карны, җәмәгать. Ансыз тагын да күңелсез бит, болай хет кыш – кыш кебек. Карсыз һәм дә яңгырлы пычрак кышларны да күрдек бит инде, беркем дә, эх матур быел кыш, дип сокланмагандыр ул чакларда. Яусын кар, булсын суык! Алардан соң дөньялар сафланып кала, авырулар китә!

Кышкы айларда шәһәрдә кардан чистарту буенча барлыгы 39 махсус техника эшли. Алар муниципаль территорияне,
1, 2, 3 чиратлы юлларны, парк һәм скверларны, җәмәгать урыннарын, автобус тукталышларын һәм җәяүлеләр юлларын кардан арындыра.

Узган ел шәһәрдән 1 – 15 гыйнварда 13 824 м³, 
Быел 1 – 15 гыйнварда 
16 375 м³ кар чыгарылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: