Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карпов исемендәге лицей укучылары - җиңүче!

Осиново лицееның "Патриот" командасы Казанның "Патриот" республика үзәгендә "Алга, яшь армиячеләр!" хәрби-спорт уенының зона этабында Яшел Үзән районын лаеклы тәкъдим итте һәм I урынны яулады.

Балалар чын армия шартларына эләктеләр һәм төрле интеллектуаль, спорт төрләрендә: эстафета, хәрби-гамәли нормативлар, Россия тарихын белү буенча конкурслар, ГТО нормаларын тапшыруда көч сынаштылар, шулай ук уку тактик полосасын үттеләр.

Безнең Карпов исемендәге лицеистлар иң яхшылары булды! Балаларны шундый шәп нәтиҗә белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев