Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Карга боткасы» - язны каршы алу бәйрәме

17 март көнне Олы Карагуҗа авылы мәдәният йорты каршында «Карга боткасы» - язны каршы алу бәйрәме үткәрелде.

-Бәйрәмне балалар бакчасына йөрүче балалар белән башлап җибәрдек, биеп-җырлап, уеннар уйнап, тәмле боткадан "авыз итеп", рәхәтләнеп күңел ачтык. Алалардан соң мәктәп балалары да тәмле ботка белән сыйланды. Исламия Рахманова белән Гәдәния Сабирзяновага аеруча рәхмәтләремне җиткерәм. Алар барлык килгән кунаклары да тәмле коймак белән сыйладылар. Чулпан абый Галиуллинга авылдашларны тәмле пылау белән сыйлаган өчен зур рәхмәт. Һәрвакыт дус, бердәм, тату яшик авылдашлар, -дип сөйли авылның мәдәният йорты мөдире Миләүшә Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев