Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

"Караңгыдан чыгу": Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә 6 чакрым озынлыктагы автомобиль юлын яктырту эшләре төгәлләнде

Фонарьлар Васильево борылышыннан Яшьләр микрорайонына кадәр участокта яна башлаган инде.

Элек Васильево халкы Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьевка @ mikhail.afanasyev118 юлны яктырту турында ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Эшләр, юл хәрәкәте иминлеге республика программасы буенча, август уртасында башланды. Барлыгы участокта 72 яктырту баганасы урнаштырылган.

Тиздән бөтен яктырту системасы файдалануга тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев