Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданга сәяхәт оештырганнар

Мәгърифәтче, галим, фикер иясе, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданга китап укырга, татар телен яратучы әдәби марафончылар, китапханәчеләр белән сәяхәт оештырдым.

Безнең экскурсиябез Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханәдән башланып китте. Безне музей – китапханәнең хуҗасы Гүзәл ханым Минһаҗева бик җылы каршы алды. Биредә биш йөз экспонат һәм дүрт мең китап урын алган. Экспонатлар арасында, Каюм Насыйри үзе исән чагында нәшер ителгән, сирәк, тарихи китапларның төп нөсхәләре дә урнаштырылган. Гүзәл ханым галим турында кызыклы, җәмәгатьчелеккә аз билгеле булган фактлар турында сөйләде. Музей-китапханә өч ел эшли икән. Шушы вакыт эчендә шактый гына туристлар килергә өлгергән. Гүзәл ханымга сорау бирдек:

- Сезгә кайсы туристлар якын? - дип.

- Мин әлбәттә беренче чиратта абыстайларны, мәдрәсә шәкертләрен, дин әһелләрен, китапханәчеләрне атап китәр идем, чөнки алар әзерлекле туристлар, бу авылга, музей-китапханәгә нәрсәгә килгәннәрен беләләр. Мин аларга җәелеп китеп, рәхәтләнеп сөйлим, аралашам, алардан да үзем өчен бик күп мәгълүмәт алам, – дип җавап бирде ул.

Ә мин «Әдәби марафон» 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелүче проект, катнашучының татарча әдәби әсәрләрдән өзекләрне Vk.com социаль челтәрендә урнаштырудан гыйбарәт икәнен, аралашулар тематик татар телле төркемнәрендә баруы, һәм марафон тәмамлангач нәтиҗә ясалуы турында сөйләдем. Һәр районнан әйдаманнар билгеләнә, мин әйдаман буларак үземнең әдәби марафончыларыма (миндә күпчелек китапханәчеләр, минем максатым да хезмәттәшләремне җәлеп итү) очрашуга килүләренә рәхмәт әйтеп,1 октябрьдан чираттагысы башлануын җиткердем. Һәм Яшел Үзәнлеләрне үземнең командама чакырып калам.

Лаеклы ялдагы укытучы Тимершина Рәмилә Рәхим кызы, озак еллар "Яшел Үзән" газетасында җаваплы секретарь булып эшләгән, Гүзәл Минһаҗевага багышлап, газетаның юбилее уңаеннан язылган шигырен укып үтте:

Тау ягыннан булганга
Биеклеккә үрмәли.
Бар нәрсәне булдыра
Күзе күрә үтәли.
Гүзәлнең бар эше гүзәл,
Теле - гүзәл, холкы - гүзәл,
Иҗат җимешегез гүзәл
Яшел Үзәннеке - Гүзәл.

Ерак араларны якын итеп килгән, Яңа Тура авылы китапханәчесе Зөлфия үзенең Кече Шырданга килү, күптәнге хыялы икәнен, очрашуда катнашуына шат булуын әйтте. Барлык катнашучылар да уй-кичерешләре белән уртаклаштылар.
Экскурсиябезне Кече Шырдан авылы буенча дәвам иттек.

Беренче тукталыш – Каюм Насыйри исемендәге мәчет 2017 елда яңартылган. Буралары исә гасыр кичкән. Тарихка күз ташласак, 1901 елда Кече Шырданда икенче мәхәллә мәчете салырга карар кылына. Габделкаюм Насыйров иман йорты төзелешенә бер мең сум акча күчерә. Мәчет мәгърифәтченең вафатыннан соң төзелеп бетә.

Кече Шырдан авылында татарның бөек мәгърифәтчесенә, Каюм Насыйрига куелган бюст-һәйкәл бар.
Каюм Насыйриның туган нигезен искәртеп торган тарихи истәлек – Каюм коесы бар. Галим аны үз кулы белән казыган. Авыл халкы әле дә аннан су ала.

Өч йөз еллык тал – тарихи вакыйгалар шаһиты. Әлеге мәһабәт тал агачы Насыйри рухын бүген дә саклый. Чишмә буена килгәннәргә чал тарихны бәян итәдер шикелле.

Каюм Насыйри мәгърифәтче фәнни хезмәтләре аша халыкны аң-белемле итәргә тырышкан. Аның иң беренче коралы китап булган, шуңа күрә дә ул үз акчасына бастырып халыкка китап тараткан. Китапханәчеләр өчен К.Насыйри китаплары зур хәзинә. Шул хәзинәне тудыручы, татар халкының бөек мәгърифәтчесенең кендек каны тамган авылга килү, күреп китү күп кенә кешенең хыялый теләге. Без шуны тормышка ашырдык. Галимнең гади китап укучысы белмәгән фактларын, вакыйгаларын, кызыклы хәлләрен белеп киттек. Без аларны әлбәттә К.Насыйрига багышланган кичәләрдә үзебезнең китап укучыларга җиткерербез.

Безгә шундый мавыктыргыч, файдалы, ягымлы тавышы белән сөйләүче Гүзәл ханымга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Экскурсия бик ошады, тагын очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
 

Норлат авыл китапханәчесе Садыйкова Алсу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев