Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

КАДЕРЛЕ КУНАК

Әйе, авыл музей-китапханәсе өчен Рәмзия Гайнетдинова кадерле кунак.

Чөнки ул заманында авыл китапханәсендә 16 елдан артыграк эшләгән. Авыл китапханәсендә иң озак хезмәт итүчеләрнең берсе. Районда беренчеләрдән булып китапханәдә музей почмагы оештыра - район җитәкчелеге аның эшчәнлегендә бу юнәлешне мактау грамотасы белән бәяли.
Бүген Рәмзия ханым авыл музеена гаилә ядкарьләрен - каенатасы Тәхау Гайнетдиновның (1906 елгы) рәешкә генә кия торган тамбур чигүе белән чигелгән ак күлмәген, кызыл башлы сөлгеләр, кулдан бәйләнгән челтәр самовыр, карават җәймәләрен, тәрәзә кашагаларын бүләк итте. Ләлә апа Акиловская үзенә бүләк итеп калдырган борынгы ефәк шәл һәм затлы калфак та музейның кадерле экспонатлары булачак.

Рәхмәт Сезгә, Рәмзия ханым!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев