Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Каһарман якташыбызның батырлыгы мәңгелек

Норлат авылында истәлекле һәм мөһим вакыйга булды, тантаналы шартларда Советлар Союзы Герое Хәлил Зиннәтулла улы Хәйруллин бюсты ачылды.

Инде белгәнебезчә, якташыбыз истәлегенә бюст аның туган авылы Күгәйдә бар. Агымдагы елның февралендә Норлат халкы, шулай ук җирле ветераннар советы әгъзалары һәм аның рәисе Роза Ягудина Герой бюстын Норлатта булдыруда ярдәм итүләрен сорап район башлыгына мөрәҗәгать итә. Чөнки сугыштан соң Хәлил Хәйруллин биредә яшәгән. Михаил Афанасьев кичекмәстән әзерлекне башларга куша. Һәм менә нәтиҗәсе күз алдында.
Чараның мәртәбәле кунаклары арасында – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Геройның кызы Римма Гафиятуллина иде.

– Бүген Норлат авылында истәлек ле вакыйга, без чын герой, чын патриот, Ватаныбызның улы Хәлил Хәйруллин бюстын ачабыз. Аның уртак Җиңүгә керткән өлеше Бөек Ватан сугышы тарихына мәңгегә кереп калды. Бүген монда укучылар күп, һәм мин ышанам ки, якташыбыз сезнең өчен көч һәм батырлык үрнәге булачак, – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Михаил Афанасьев.
– Мин бу һәйкәл Җиңү паркында бюст кына булмас дип өметләнәм, бирегә авыл халкы һәм кунак лар да килер. Алар Хәлил Хәйруллинга, ата-бабаларына, Бөек Җиңү өчен өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәчәк. Барыбызга да тыныч күк йөзе телим, – дип мөрәҗәгать итте Юрий Зимелевич.
Хәлил Хәйруллин 1920 елның 14 июнендә Күгәй авылында күп балалы кресть ян гаиләсендә туа. 1940 елның августында аны Кызыл Армиягә алалар, ә 41нче елның сентябреннән Хәлил Хәйруллин Бөек Ватан сугышы фронтларында хезмәт итә. Сугыш вакытында ул яралана һәм әсирлеккә алына, аннан качу бәхетенә ирешә.
1944 елның июленә Хәлил Хәйруллин 245нче гвардия укчылар полкының пулеметчысы була һәм Литваны фашистлардан азат итү сугышында батырлыгы белән аерылып тора.
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы нигезендә «Күрсәткән батырлыклары һәм геройлыгы өчен» Хәлил Хәйруллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин орденына һәм «Алтын йолдыз» медаленә лаек. Ул 1984 елның сентябрендә вафат була.
Герой якташыбыз хәзер мәңгегә авылдашлары – сугышта һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәл, яу кырында ятып калган һәм исән-сау кайткан ветераннарның исемнәре язылган стела янында. Әлеге бюстны рәссам, архитектор, Россиянең рәссамнар советы әгъзасы Эдгар Филиппов иҗат иткән. «Нәкъ әтине күргәндәй булдым», – дип, Геройның кызы Римма ханым аңа һәм бу зур эштә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтен белдерде. Каһарман якташларыбызның батыр лыгы мәңгелек һәм аны онытырга беребезнең дә хакы юк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев