Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Изгелектә – бәрәкәт

Без барыбыз да балачак иленнән. Адәм баласы сабый чак хатирәләрен күңеленнән кат-кат үткәрә. Иң татлы истәлекләр бүген дә Марсель Гыйззәтуллинның җанына җылылык, яктылык сибә.

«Коръән сүрәләрен укыганнарын ишетәм дә, әбиемнең тәсбихы искә төшә. Балачакта әбиләргә барырга ярата идек. Тын да алмый апаның намаз укыганын күзәтәбез. Намазын укып бетерә дә, ан нан кадерләп кенә «бу әбиегезнеке» дия-дия, тәсби хын сыйпый... Күңел күзе бе лән кеше тормышын, авыруын тойган һәм шифалы догалары аша дәвалау сәләтенә ия булган әнием күз алдыма килә. Бу хатирәләр гомер буе озатып барыр. Безнең нәселдә динле кешеләр күп. Туганнан бирле Аллаһка ышанам. Беркайчан да бисмилласыз йөрмәдем», – ди ул.

Авылдагы борынгы мәчет кә җомга намазына баргач, яңа мәчет төзелеше тукталып калганын ишетә ул. Шул көннән күңелендә туган изге ниятен тормышка ашыру уе белән яши. Мулла Иле мәчет мәхәлләсенең 2011 елның 18 ноябрендә, шәригатъ кануннары буенча беркетелгән протоколы нигезендә, Марсель Гыйззәтуллин мәчет төзе лешенең рәисе итеп билгеләнә. Игелекле егет ләребез Фәрит Зыятдинов, Илгиз Хәйруллин, Марсель Гыйззәтуллин, Марат Хәлилов авылның өлкәннәре белән сөйләшеп, эшне яңадан башлап җибәрәләр. Яңа мәчеткә фундамент салынган була. Бөтен төзелеш һәм башка хуҗалык эшләрен урында гына, авылда гына оештырып бетереп булмый. Марсель ул вакыттагы шәһәр һәм район хакимияте башлыгы Сергей Батинның шәхси кабул итүенә ирешә. Яшел Үзәннең «Тынычлык» мәчете имамы Таймус хәзрәт Садыйков белән очрашып сөйләшә. Таймус хәзрәт шәһәребезнең Тынычлык бистәсендә башыннан ахырына кадәр үзе башлап мәчет төзеткән кеше.

Аннан тиз генә Казанга барып Татарстан Диния нәзарәтенә Илдус хәзрәт Фәизовка гариза яза. Изге эшнең кул арты да җиңел була. Кайсы ишекне шакып керсә дә, берсеннән дә аны борып чыгармыйлар. Эшнең күбесен Фәрит Зыятдинов белән киңәшләшеп башкара. Шәхси эшмәкәр, агач комбинаты җитәкчесе Котдус Саттаров янына кергәч тә, берсүзсез мәчет төзелешенә бары уңышлар гына теләп, кирәк кадәр бүрәнәләр, такталар, агачтан ясалган материалларны биреп җибәрә.

Марсель үзе эшләгән заводның бер цехына сәдакалар калдыру өчен җайланмаларга һәм тагын кирәкле тимер җиһазларга заказ бирә. Аларны да тиз арада өлгертәләр. Кирпеч кирәк булгач та, Марсель озак уйлап тормый, «Серго» заводына юнәлә, анда директор урынбасары Наил Хәсәнов: «Бу изге ниятегездә кулымнан килгән кадәр ярдәм итәрмен», – дип, төзелеш өчен кызыл кирпечләрне үзе үк төятеп җибәрә.

(Язманы тулысынча газетабызның 20нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев