Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Изге Касыйм чишмәсе яңартылды

Татар Исламы авылында «Изге Касыйм» чишмәсе яңартылу турында без әлеге дә баягы интернет аша ишетеп белдек.

Районга чыккач, әлбәттә инде, Татар Исламына да сугылдык.

Әле бер ай элек кенә бу изге җирнең басмалары җимерелгән, агач ботаклары сынып, юлны каплаган була. Бүген исә, чишмәгә килүче һәркем уңайлы баскычтан төшеп, су эчеп, җанына тынычлык таба ала. Шушы күләмле һәм чыгымлы эшне кем башкарды икән, дигән сорау тынгылык бирмәде безгә. Норлат егетләре

Фәрит белән Илгиз дип кенә «сарафан радиосы» аша ишетеп белдек анысы. Әлбәттә, алар белән сөйләшер өчен очрашу җаен таптык.
Фәрит Зыятдинов белән Илгиз Хәйруллин безнең нинди максат белән йөрүебезне белүгә, газетага бөтенләй яздырасылары килмәде, фотога төшәргә дә каршы төште алар. Изгелек кыл да, суга сал, дигән әйтем нәкъ менә алар турында диярсең.

– Быел хаҗга да барып булмый, әйдә Татар Исламындагы чишмәне төзекләндерик әле дип, Илгиз Хәйруллин әйткәч, без авыл җирлегенә мөрәҗәгать иттек. Рөхсәт алгач, эш күләмен карадык. Татар Исламы аксакаллары белән киңәшләштек. Алар да ниятебезгә фатиха биргәч кенә, иншаАллаһ, эшкә керештек. Без моның өчен мәчет һәм авыл җирлеге акчасын бер тиен дә тотмадык. Үзебезнең иганәчеләр һәм Татар Исламы халкы ярдәме белән эшне ахырынача башкарып чыктык, шөкер, – дип сөйли Фәрит абый Зыятдинов.

Нигездә, баскычы тулысынча яңартыла, чишмә өскорылмасының түбәсе алыштырыла. Буралары әйбәт сакланганга, анысына орынмыйлар, тирә юненә брусчатка җәелә. Инде Норлат өчен яхшы таныш булган шәхесләрнең исемнәрен дә атап үтик: Илгиз Хәйруллин, Фәрит Зыятдинов, Фәргать Гарифуллин, Җәүдәт Шәрәфетдинов, Миргалиевлар, Борһановлар гаиләсе, төзүчеләр бригадасы һәм эретеп-ябыштыручыларның хезмәте бәяләп бетергесез. Менә бу егетләрнең һәр башлаган эше Аллаһ Тәгалә ризалыгы һәм халык өчен үтәлә. Изге эштә катнашкан, өмәләрдә үз өлешен керткән һәркемгә Аллаһның рәхмәтләре яусын. Әле Норлатның «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы биредә чәчәкләр дә утырткан. Тирә-юне тагын да матурланыр, ямьләнер дип ышанасы килә. Булганын саклап, кадерләп кенә тотсак иде.

Фәрит абый Зыятдинов бүгенге көндә тагын бер саваплы ният белән йөри. Зур Өтәк авылында мәчет салу иң зур хыялы. Иман йортының инде фундаменты әзер, шушындый киң күңелле кешеләр ярдәме белән анысын да уңышлы гына башкарып чыгарга Ходай насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев