Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Изге Болгарга сәяхәт

Җәйнең матур кояшлы көнендә бер төркем авылдашлар белән Болгар җирлегенә барырга насыйп булды. Аллаһка тапшырып, изге сәфәргә юл тоттык. Тирә-як табигатьнең матурлыгына сокланып бару күңелдә рәхәт тойгылар уятты.

Хак диненең һәйкәледер
Таш диварлар, ап-ак манара.
Мөселманнарның Мәккә-Мәдинәсе –
Изге җиргә килдем, Болгарга.

Ап-ак булып ерактан балкып торган Ак мәчетне күргәч, хәйран калдык. Бу нинди могҗиза, нинди матурлык! Мәчетнең диварлары лалә чәчәкләренә охшаш орнаментлар белән бизәлгән. Мәчетне карап, сокланып йөрдек.

«Хәтер тамгасы» дип аталган мәчет тә безнең күңелләребездә матур истәлек булып сакланачак. Аскы катында Болгар тарихына караган мозаик панно белән таныштык. Витринадагы төрле-төрле кызыклы экспонатлар, борынгы китаплар күргәзмәсе дә берәүне дә битараф калдырмады. Ә иң кызыгы – дөньядагы иң кечкенә Коръән китабы. Икенче катта исә барыбызны да зәвыклы итеп эшләнән, Гиннесслар китабына кертелгән, авырлыгы 500 килограммлы, 632 битле, тышлыгы асыл­ташлар белән бизәлгән Коръән китабы таң калдырды. Бинадагы люстра да искиткеч матур, ул кечкенә бик күп люстралардан тора һәм аның һәрберсенә Аллаһның 99 исеме язылган.

Мәчеттән ерак түгел мәдрәсә төзелгән. Биредә төрле төбәкләрдән, хәтта чит илдән килгән шәкертләр белем ала. Ерак түгел генә җил тегермәне, агачтан авыл йортларына охшатып салынган корылмалар урнашкан. Анда «Икмәк музее» ачылган. Моннан тыш, пекарня, тимерче алачыгы, чүлмәкче йортлары да күтәрелгән. Болгарда тагын бик күп изге урыннар бар: «Рабига күле», «Габдрахман чишмәсе», «Ак Пулат», «Кара Пулат». Мәчетләр белән беррәттән чиркәүләр дә бар. Бу – борынгы бабаларыбызның дустанә мөнәсәбәттә яшәүләрен күрсәтә. Бу –милли горурлык!\

Болгар җирлегендә булып, бабайларыбыз йөргән сукмаклардан узу – безнең өчен зур шатлык булды. Болгар дәүләте турында бик күп мәгълүматлар тупладык, кызыклы риваятьләр ишеттек. Бу сәяхәт безнең күңелләребездә халкыбыз тарихына ихтирамыбызны һәм кызыксынуыбызны тагын да арттырды.

Хуш, Болгар иле. Шулкадәр бай тәэсир белән үзебезнең Яшел Үзәннең бик матур почмагына – Уразлыга исән-имин кайтып җитүебезгә Аллаһ Тәгаләнең мең шөкере булсын. Күптән күңелебездә булган хыял-максатларыбызны чынбарлыкка ирешергә ярдәм итүче авылдашыбыз, аеруча Айдар Ибра­һи­­мовка, Рәис Әхмәтовка, тәҗрибәле автобус йөртүчебез Рәис Хәсәновка чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.

Идария Гыйльфанова.
Уразлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев