Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Юллар гел тигез һәм сикәлтәсез булсын. Бигрәк тә мәңгелек йортка илткәне

Әҗәл берәүгә дә сорап килми. Кемнең кайчан бакыйлыкка күчәсен беркем дә алдан әйтми. Көзге яңгырлармы, кышкы салкыннармы, табигать көйсезлегенә карамый. Элек-электән мәетләрне зиратка күтәреп бару гадәткә кергән. Тик менә юллар гына үзәккә үтә.

Шуңа да язгы ташу, көзге яңгыр вакытларында зиратка җәяү түгел, машина белән бару да авырлаша. Әлеге проблема Татар Танае авылы халкын да читләтеп узмый. Әйе, кыш көне буранда юлны трактор чистарта. Анысы өчен артык борчыласы юк. Ә инде яз, көз айларында тездән резин итек кенә коткара.

Быел танайлыларның проблемасы уңай якка хәл ителә, ниһаять, биредә тигез, чиста юл барлыкка киләчәк.

– 2024 елда Мамадыш-Әкил авыл җирлеге 2 млн күләмендә грант оту бәхетенә иреште. Әлеге акчалар берничә эш тармагына бүленде. Татар Танае авылы зиратына юл булдыру – беренче чиратта. Юлның нигезе инде узган ел салынган булса, быел өске катламга вак таш җәйдек. Саннарга килсәк, әлеге юлны эшләтү безгә 600 меңгә төште, – дип сөйли Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин.

Бүгенгесе көндә әле бу эш төгәлләнеп бетмәгән. Юлның өстен тигезләп чыгасы бар... Көннәр генә матур торсын, башланган эш ярты юлда калмасын иде. Таш түшәлгән юлның озынлыгы чакрымга якын. Ләкин бу әле зират капкасына кадәр үк дигән сүз түгел. Бәлки якын киләчәктә юл ахыргача рәткә китерелер. Ни ди­сәң дә, бирегә өлкән буын кешеләре, мәчет картлары фани дөньяга күчкән якын кешеләре өчен дога кылырга да килә.

– Әлеге эшләрне башкаруда безгә Норлат торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Ленар Садриев булыша, – ди авыл башлыгы.

Грант акчасының икенче өлешен Чувашия рес­публикасы, Ормар районы, Тигәш авылы белән Мамадыш-Әкил арасындагы күперне торгызуга тотачак­лар. Бүгенгесе көнне биредә дә кызу эш кайный, дамбага торба салу белән шөгыльләнәләр. Тиздән монда ике авылны тоташтыручы күпер барлык­ка киләчәк. Ин шә Аллаһ, дуслык күпере булсын.
Азмы-күпме акча тиененә кадәр бүленеп куелган. Өченче өлешенә ике авылга да чүп контейнерлары алу планлаштырыла. Чөнки көндәлек калдык­лары проблемасы биредә дә кискен тора. Билгеле, авылларда шәһәрдәге сыман чүпләр аунап ятмый, тик аларны тутыру өчен савытларының күбрәк булуы бер генә дә комачау­ламас иде. Эшләгән эш «галочка» куяр өчен генә түгел, сыйфатлы да булсын. Ни дисәң дә, мондый зур акчалар көн дә күктән явып тормый. Дөрес итеп куллансаң, һичшиксез, нәтиҗәсе канәгатьләнерлек булачак.

«Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел», дип юкка гына әйт­мәгән борынгылар. Язмамны тәмамлап шуны әйтергә телим: нинди генә юллар булмасын, якыннарыгыз янына зират кылыр­га онытмагыз. Һәркемнең гомере бер генә һәм аны Аллаһ Тәгалә колларына үзе үлчәп, санап бүләк иткән. Иртәме-соңмы, без барыбыз да әлеге юлдан кайт­маска дип китәчәкбез. Ә юллар, юллар гел тигез һәм сикәлтәсез булсын. Бигрәк тә мәңгелек йортка илткәне...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев