Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Юл салучыларга савабы меңләтә языла

Хөрмәтле «Яшел Үзән» редакциясе!

Туып-үскән нигезем буш булса да, туган авылым – Бакырчы белән арам өзелми минем. Җәйләрен бакчамда яшелчә, җиләк-җимеш үсеп рәхәтлек бирсә, авылым халкы тырышлыгы, бердәмлеге һәм күркәм эшләре белән җаннарны җылыта.

Бакырчы авылында туып-үскән әтием Хәмзә Зариф улы Исмәгыйлев гомер буе районыбыз авылларында балаларга белем һәм тәрбия бирде. Алтмыш ике ел гомеренең кырык елга якынын күрше авылларда укытты, җитәкчелек хезмәтендә булды. Кар-буран, җил-яңгыр булуга карамастан, баткаклы юллардан атлаган әтиемне юлсызлык проблемасы бик борчыды:

«Тау ягы халкына кайчан да булса юл рәхәте күрергә язармы икән?» – дигән сүзләре утыз ел элек ачынып язган мәкаләсендә дә урын алган иде.

Әтием хыялланган юллар насыйп булды бит безнең як халкына. Республикабыз җитәкчеләренә дә, районыбыз башлыкларына да рәхмәтебез чиксез! Кызганыч, әтиебезгә бу искиткеч тигез, һәрвакытта да каралып торган юлларны күрергә насыйп булмады шул.

Бакырчы авылы тарихында моңарчы күрелмәгән яңалык – 2015 елны чынга ашты: авылыбыз үзәгендәге мәчет янына кадәр асфальт юл түшәлде. Авыл халкы өчен яңа сулыш ачылды, өмет-хыяллар чынбарлыкка ашты. Авылыбызга кайтучы машиналар җилдерәләр генә һәм һәркемнең капка төбендә ике-өч машина тора дисәм, бер дә арттыру булмастыр.

Тагын бер кат әтиемне искә алып, аның физика дәресләрендә балаларга әйткән сүзләре искә төшә: «Балалар, киләчәктә сезнең һәрберегезнең дә үз машинасы булачак, әле», – диюенә, «Әй, абый! Юкны сөйләмә, инде», – дигән укучылары, әтиемне еш искә ала. «Абый киләчәкне күрә белгән...» –диләр.

Чынлап та, заманалар искиткеч уңай якка үзгәреш кичерә бит, Аллаһка шөкер. Илләрдә иминлек кенә булсын.
Асфальт юллар кергәннән соң, үз чиратында районыбыз ярдәме белән үзара салым акчалары кушылып, авыл эчендәге урамнарга да таш түшәлде. Иң беренче булып таш җәелгән Ленин урамы көтү йөргәнгәдерме, әллә бүтән сәбәпләрдәнме, тиз арада таушалырга өлгерде. Һәм дә бу урамның «мәңгелек йортка» илтүен дә истә тотып, авылыбыз имамы Әнәс хәзрәт Закиров, авыл халкы ризалыгы белән, Ленин урамын төзекләндерү эшен башлап җибәрде. Әлеге юлга таш түшәтү өчен барлык матди чыгымнарны мәчет күтәрде. 1 Май бәйрәмнәрендә Әнәс хәзрәт Закиров үзенең уң кулы булган, мәчетнең мәзине Равил абый Насыйбуллин белән берлектә ташны кайсы ноктадан сатып алу, урамга тиешле күләмдә кайтарту һәм тигезләү эшләре өчен транспорт табу һәм башка бик күп эшләрне тиз, сыйфатлы итеп башкарып чык­ты. Ике көн эчендә урам тигезлеге, матурлыгы һәм төзеклеге беләнһәммәбезнең күңелләрен шатлык хисләренә күмде.

Мин бу язмамда авы­лым халкына рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Авылдашларым рухи йортыбызга һәрдаим сәдакасын китерә, һәр йортта үткәрелгән Коръән ашы мәҗлесләрендә дә иман йортына диеп аерым сәдака җыела. Иман йортына даими ярдәм күрсәтүче меценатларыбыз – Бәхтияровлар бар! Әлбәттә, бирелгән сәдаканы тиешенчә исәпкә куеп, урынлы тота белүче имамнарыбыз бар!

Халкыбызның хәер-фатихасын алып, шушы зур эшне башкарып чыкканнары өчен респуб­ликабызның мәртәбәле имамнар бәйгеләрендә җиңү яулаган Әнәс хәзрәт Закировка, башлаган эшен гөлт итеп башкара белгән, оста оештыручы Равил абый Насыйбуллинга, грейдеры белән, Аллаһ ризалыгы өчен бушка ярдәм күрсәткән, бик күп игелекләр кылучы Норлат авылы эшкуары Фәрит Зыятдиновка авылыбыз халкы, бигрәк тә Ленин урамында яшәүчеләр исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Борынгылар, юлда яткан агач кисәген генә булса да читкә алып кую кешеләргә олы савап булыр, дигән. Ә юл салучылар өлешенә әлеге савап меңләтә языладыр... Яшәсен авылыбыз бердәмлеге, бердәмлектә – көч! Аллаһыбыз рәхмәтендә яшик!

Гөлназ Исмәгыйлева,
Казан-Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев