Яшел Үзән

Исламым – күңел чаткысы

Изге сулы чишмәләре, киң болыннары, куе урманнары, ярларында тирәкләр үскән Әрә елгасы, матур табигате белән күпләрне сокландырган туган-үскән авылымның тарихы турында уйлануларым һич тынгылык бирми.

Хәзер инде үткәннәрне сорашып, яңартырга мөмкин түгел. Халкым кичергәнне фаразларга гына кала.
Авылның элекке язмышы XV-XVI гасырларга тоташа. Күп кенә чыганаклар буенча, изге Болгар җимерелгән чорда, Казанбик бабай үзенең дүрт улы белән Әрә елгасы буена килеп урнаша. Ислам би улы безнең хәзерге урында тормыш кора. Калганнары – Күгәй би, Күгеш би, Айдар би дә шушы тирәдә яшәп кала.

Ислам авылы олы юл өстендә булганлыктан узган-барган юлчылардан (юлбасарлардан да, диик) җәфа чиккән булса кирәк, зыян күргәннәр. Шул сәбәпле бу урыннан читкәрәк китеп урнашканнар.

Истәлекләрдән белгәнчә, Ислам авылына бер рус кешесе кунарга калган. Сөйләшеп киткәч, аның каторгадан кайтканлыгы һәм тимерче булуы ачыкланган. Халык ризалашып, аның авылда калуын сораган. Һәм шулай итеп, руслар да катнашып, гомер итә башлаган. Бер якта Татар Исламы, икенче якта Рус Исламы барлыкка килгән.

Патша хөкүмәтенең чукындыру сәясәте вакытында катнаш авылда мөселманнарга үзен, динен ничек сак лаганын да уйларга кирәк әле. 1920 елда Татарстан автономиясе төзелү безнең Ислам авылының биография се үзгәрүгә зур этәргеч бирә. Аның яшен 100 ел дип атарга хокукы бар. Бу вакыт Ислам авылы Казан губерниясе Зөя өязе Косякау волосте сос тавында була. Алдынгы карашлы, милләт җанлы, тырыш, тәвәккәл Сабит улы Сәлахетдин бабам Косякауда уполномоченный булып, Ислам авылын элекке урынына күчерергә рөхсәт ала. Сайлау мөмкинлеге булса да, мондагы табигать, җире-суы, шушы урын үзенә тарта.

Шулай итеп, 20нче елларда күченү чоры башланган. Искәртергә кирәк: ярлы халкым хәерчелек, корылык хөкем сөргән, техникасыз заманда мондый зур эшләрне ничек башкарды икән? Түзгәннәр бит! Башланган эш озакка сузылгандыр, чиксез михнәтләр кичерелгән. Ниһаять, 1929 елда авылда 40лап нигез күчеп төпләнгән булырга охшаган.

Алда колхозлашу чоры да бит әле. Аны ничек кичерделәр икән? Шунысы билгеле: Татар Исламы башта мөстәкыйль колхоз булып оешкан һәм «Кызыл чишмә» исемен йөрткән. Соңрак 2 Кирмәле, Тау Иле, Рус Исламы, Татар Исламын кертеп, «Кызыл Тау» колхозы булып эреләндерелгән. Идарәсе Тау Иле авылында булган. Аннан соң «Красный сад» һәм «Калинин» колхозы исемен йөртеп, үзәге Косякауда булган. Бөек Ватан сугышына, хуҗалык 30дан артмаган авылыбыздан, 47 ир-ат фронтка киткән, шуларның 24е сугыш кырларында ятып калган. «Хәтер китабы»ннан күбесенең каберләре билгесез икәнлеген беләбез. Сәлахетдин бабамның да Ярхәметдин улы хәбәрсез югалган, 1945 елның 25 гыйнварында яралардан вафат булган. Кабере Чехословакиянең Братислава районы Сабиново җирлегендә.

Ә хатын-кызлары хәлдән килгәнчә, хәтта килмәгәнчә, җиңүгә өлеш керт кән, ачлы-туклы иген иккән, мал-туар асраган, колхоз эшен башкарган һәм балалар үстергән.
Без белгән авылыбызда кошчылык, сарык, бозаулар фермасы, эш атлары, зур горурлыгы – чабышкы атлары да бар иде. Шулай ук башлангыч мәктәбе, культура-агарту йорты (избач), кибет тә эшләде. Тегермәне авылга гына түгел, тирә-як авылларына да хезмәт итте.

Район үзәге Норлатта булганлыктан һәм Норлат урта мәктәбе якын булу сәбәпле, безнең авыл балалары аеруча тырышып белем алып, укуларын югары уку йортларында дәвам итте. Бездә укытучы династияләре, авыл хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче белгечләр яши. Авылдашларыбыз читләргә китеп тә сынатмады. Берсен генә әйтеп китик: Гыйльфан бабамың улы Гусман абый Россиянең атказанган экономисты исеменә лаек булган кеше.
Авылның бүгенгесе күп кенә кечке нә авылларның язмышына охшаш. Шулай да, авылда тотнаклы, туган җирен яраткан тырыш кешеләр мал-туар асрап көн күрә.

Кыш көне 14 хуҗалыкта тормыш кайный әле. Зур сөенечебез – юллар төзек. Юлсызлыктан бик газап ланган чаклар бар иде.
Җәй көннәрендә авыл бераз җан лана инде. Мәчет яны, чишмә буйларын, изгеләр чишмәсен, зират тирәсен тәртиптә тотучылар, игелек ле кешеләр бар. Ташландык тыкрыкны һәм башка хуҗасыз урыннарны да җыештыра кайберәүләр.

Шушы катлаулы гомер кичер гән авылда дуслык, татулык, хезмәт тәшлек, туганлык хисләре хө кем сөрсен иде. Тарихыбызны, баба ларыбызның мирасын онытмыйк, саклыйк.
Норлат авыл җирлеге дә Татар Исламына игътибарын юнәлтсен, кайгыртсын иде. Анда эшлисе эшләр җитәрлек.

Фаягөл Сәлахова. Татар Исламы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: