Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ир-атның төп бурычы - туган иленә хезмәт итү

Армиядә хезмәт итү элек-электән үк ир-егетләрнең изге бурычы булып санала.

Хәрби хезмәт - чыныгу, сынау мәктәбе. Ул үзара аралашу күнекмәләре бирә, эштә, коллективта аңлашып яшәргә өйрәтә. Армиядә хезмәт иткән һәр яшь кеше бүгенге гел үзгәреп торучы тормышка да җиңел яраклаша. Һәр ир-егет гражданлык бурычын үтәргә тиеш.

Бакырчы авылында Раил Борһановны армия сафларына озаттылар. Раил! Сиңа иң изге теләкләр! Уңышлы гына хезмәт итеп, саулыкта, сәламәтлектә, исәнлектә күрешергә насыйп итсен! Барыр юлларыңда гел яхшы кешеләр генә очрасын, дип тели авылдашлары һәм без дә кушылабыз.

Амин

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев