Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Иң борчыганы: кибет юклык һәм балтырган

Узган хисап сессия­ләреннән язмалар цик­лын Түбән Урысбага җирлеге белән быелга йомгакларбыз инде. Киләселәрен имин елларда, тыныч тормышларда күрергә язсын.

Түбән Урысбага, белгәнегезчә, иң юллы авыл, аның иң кечкенә, иң читтәге урамында яшәүчеләре дә асфальттан йөри. Шуңа язгы һәм көзге пычраклар өчен борчылмый алар, кышын кар күп яуса гына зарланалар, чөнки юлсызлык проблемасын күптән күргәннәре, районыбызның Чүрчиле авылы пенсионер әбиләре кебек үзләре акча җыеп, трактор яллап, юл чистарттыр­ганнары юк.

Ә менә бу җирлеккә кергән тагын дүрт авылда (инде беркем дә яшәмәгән Кызыл Таңны исәпләмәгәндә) үзсалым акчасына ел саен берникадәр метрга булса да вак таш, асфальт бетон валчыгы җәелә. Узган ел Бәчектә Г.Тукай һәм Г.Ибраһимов урамнары, Кече Ачасырның Х.Такташ урамы юлларын ясауга 684,5 мең сум тотылган. Түбән һәм Югары Урысбага авылларына яңа су башнялары урнаштырылган. Бу уңайдан Бәчек белән Кече Ачасырга да бәхет елмайган – конкурс нигезендә җирлеккә бирелгән грант акчасына аларда да яңа су башнялары куелган. Быел да җирлектә үзсалымны кеше башыннан бер мең сумнан тапшырыр­га килешкәннәр. Тапталган гыйбарә булса да, тамчыдан күл җыелуы хак сүз, әзме-күпме яшәү шартларын яхшыртуга ярап куя. Һәр башкарылган эш күзгә күренеп тора.

Үзсалымнан тыш, рес­публика программалары да җирлеккә зур ярдәм күрсәтә. Бәчектә яңа модульле ФАП төзеп куйдылар, 450 м кабель сузылып, 10 электр баганасы яңасына алыштырылган.

Балтырган белән көрәшкә дә финанслау республикадан бирелә, әмма ул ни сәбәпледер бик соңга калып килеп җитә һәм инде үсемлек орлыкланып беткәннән соң нәтиҗәлелеген югалта. Җыенда бу мәсьәләне Илшат Шиһапов күтәрде.

 Балтырган проб­лемасы һәр җирлекнең авырткан җире. Авыл хуҗалыгы идарәсендә дә күтәрелде бу сорау һәм быел аны бетерү буенча эш иртәрәк – апрель ахырларында ук башланыр дип ышанабыз, – диде Түбән Урысбага җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.

Бирсен Ходай, чөнки ул балтырган дигәннәре барлык мәйданнарны басып ала башлады, болай барса әлеге гигант үсемлек карурманы әсирлегендә калуыбыз бар.
Җыенда тагын бер – кибет кирәклеге мәсьәләсен Фәридә ханым Ибраһимова яңгыратты. Аңа хисап сессиясенә район җитәкчелеге вәкиле буларак килгән Мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәисә Афанасьева үзмәшгуль булып, шул кибетне ачарга тәкъдим итте. Әмма дөреслекнең күзләренә туры карап әйткәндә, файда китерә торган булса, ул кибет ябылмас та иде. Аннары халык үзе дә кызык бит ул: кем дә булса батырчылык итеп кибетне «хутка» куйган очракта да, кирәк әйберен авылныкыннан түгел, Норлаттан яки шәһәрдән төяп кайтачак. Андый хәлләр бер Урысбага җирлегендә генә түгел инде ул, булгалады. Шуңа күрә, авылларда кибетләр ябылуга анда яшәүчеләрнең үз гаепләре дә юк түгел. «Убыток»ка кемнең эшлисе килсен.

Кибет юк, әмма җирлектә өч фельдшер-акушерлык пункты халык сәламәтлеге сагында тора. Авылларда олы яшьтәгеләр күпчелек булган заманда бу мөһим дә. Шөкер, биредә бер почта бүлеге мөдире һәм ике почтальон бар – бүгенге көндә алар булу, шулай ук, байлык.

Ике катлы, шәп ремонтлы мәктәптә унике балага сигез укытучы белем бирә. Өч авылда мәчетләрдә азан яңгырый, дини бәйрәмнәр, йолалар башкарыла, җомга намазлары укыла. Китапханә һәм мәдәният йорты халыкка хезмәт күрсәтә.

– Авыл җирлеге территориясендә биш авылда 160 хуҗалык бар, 331 кеше теркәлгән. Алардан 35 яшькәчә яшьләр – 28, мәктәпкәчә яшьтәге ике бала. Узган ел алты кеше бакыйлыкка күчте, туучылар юк. Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы ветераннары калмады, җирлектә җиде тыл ветераны яши, – дип ачы хакыйкатьне җиткереп, хисап тотуын дәвам итте Хәйдәр Сибгатуллин. – Газ, су, элемтә, электр энергиясе белән халыкны тәэмин итүче оешмалар тарафыннан ел дәвамында бернинди өзеклекләргә юл куелмады, эшләрен тиешенчә, оператив алып бардылар. Бюджет 103 процентка үтәлде. Җирлегебездә төрле күңел ачу чаралары оештырыла: кыш көне плотинада балык тоту бәйгесе уздырдык. Спорт бәйрәмнәре – чаңгыда шуу, хоккей уйнау ярышлары булды. Мәдәният йортында истәлекле даталар, бәйрәмнәр билгеләнә. 9 май, Сабан туйлары гөрләп уза. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итеп торабыз. Актив хатын-кызларыбыз Норлатка барып, штабтагы эшләрдә булыша. Оекбашлар бәйләп, токмачлар кисеп озаттылар, яңа ел алдыннан посылкалар җибәрдек. Һәркем хәленнән килгәнчә бу акциядә катнашты һәм катнаша. Бик зур рәхмәт! Иганәчебез, якташыбыз Равил Гариповның җирлегебез өчен ярдәмен әйтеп бетерерлек түгел. Нинди генә эшкә тотынсак та, аның булышлыгыннан башка узмый. Депутатыбыз Фәрит Гыйсмәтуллинга, шәхси эшмәкәр Рафил Хәйруллинга, шулай ук, рәхмәтебез чиксез! Бердәм булып, бүгенге тормыш шартларына шөкер итеп яшәсәк иде!

Хисап сессиясе, һәрвакыттагыча, Рәхмәт хатларына лаеклыларны сәхнәгә чакырып, бүләкләү тантанасы белән ябылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев