Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ике бишле куяр чак җитте

Яшьли кавышып, олыгайган көндә дә пар канатлы булып яшәү – зур бәхет ул.

Юкка гына котлауларда да, тигезлектә гомер итегез дип теләми торганнардыр. Шушы көннәрдә Бакырчы авылында яшәүче Рәхилә һәм Фәрданша Салиховларның бергә гомер итүләренә 55 ел була, зөбәрҗәт туйларын каршы алалар.
Күз алдына китереп карагыз әле сез, ярты гасырдан артык вакыт дигән сүз бит бу! Язмабыз геройлары үзләре дә ике «5»ле санына әле бигүк ышанып та бетми. Әлбәттә, шушы еллар эчендә шатлыгы да, борчу-кайгысы да аз булмагандыр. Әмма, Салиховлар нинди генә очракта бер-берсенә терәк булып, ярдәм итеп, сабыр гына гомер кичерәләр. Икесе дә бер авылда туган, шулай да аларның танышу тарихы бик кызык булды безнең өчен. Гомумән, Фәрданша абый кебек шук, шаян, телгә оста кешеләр белән без көн буе сөйләшеп утырырга риза. Аның кебекләр турында, сүзгә кесәгә керми, дип тә әйтәләр. Бер мәктәптә укыганда ук Рәхилә апага күз төшердегезме соң, дип соравыма:
– Юууук инде, кая ул, мәктәптә мин аны бөтенләй «знать не знал». 1966 елны армиядән кайттым. Апаларга дип барганда, берничә кыз фермадан эштән төшеп килә иде. Шулчак миңа, менә бу кыз сиңа әйбәт була, дип әйтеп куймасыннармы?! Менә шуннан мин алар өенә сукмак салдым. Һәм вакытны озакка сузып йөрмәдек, октябрьдә хәрби хезмәттән кайттым да, 1967 елның июнендә сугыш башланган көнне өйләнештек тә. Ул чакта нинди көн икәнлеге турында уйламаган да инде, – дип искә ала ул.
– Яратышып гаилә коргансыздыр бит инде?

– Кем белгән инде аны, ул чакта ярату булдымы икән? (көлә). Кызлар чынлап та күп иде, Рәхиләгә күзем төшкән икән, димәк мәхәббәт булган инде ул. Бу хакта яшьлек, дөнья мәшәкатьләре белән уйларга гына вакыт булмаган, – дип шаяртуын дәвам итә Фәрданша абый.
Гаилә башлыгы яшьтән үк механизатор булып эшли. Хезмәт юлын «Кызыл алан» исемле колхозда башлый, аннары өч авылны берләштереп «Киров»ка үзгәртелә. Кышын да, эш юк дип, өйдә ятмый, күрше Чувашиягә кое казырга бара торган була. Бу хезмәт җиңелләрдән түгел һәм һәркемнең дә хәленнән килми.
Рәхилә апа мәктәп бетергәч, ике ел яшелчәлектә эшли, аннары фермага керә, 34 ел сыер сава. Егермеләп сыерны кул белән саварга туры килә. Хезмәт юлының берничә елында гына аппарат белән эшләп калырга өлгерә ул.
– Яшьлек белән сизелмәгән генә, сәламәтлегем нык какшады. Язгы-көзге салкыннар үз нәтиҗәсен күрсәтте, 47 яшемдә операция кичердем, инвалидлык алдым. Дүрт ай дәваханә юлын таптадым. Шулай итеп, эштән китәргә туры килде. Ул чакларны искә төшерсәм, елыйсыларым килә, – ди Рәхилә ханым күз яшьләрен сөртеп.
Әйе, борчуы да, шатлыгы да инде үткәндә калган, әмма гомер үкенечле узмаган. Әти-әни өчен дүрт балаларының да тормышта үз урыннарын табуы зур куаныч. Олы кызлары Фәния Норлат авылында яши, улы Фәнис күршедә генә, өченче уллары Данис шулай ук Норлатта, ә төпчекләре Фәнзилә Яшел Үзәндә төпләнгән. Һәммәсенең дә үз гаиләсе, биш оныклары тормышларына ямь бирә. Әти-әни янына кайтып, ярдәм итеп торалар. Инде әңгәмәбез ахырында шулай тигез, тату яшәүнең серен дә беләсе килде.

 Эш белән гомер узды, шуңа да читкә карап, ялгыш юлга керергә вакыт та, теләк тә булмады. Өчәр сыер, бозау, сарыклар асрадык, улыбызга йорт салыр га ярдәм иттек, колхоз эшеннән кайтып кермәдек. Бүген инде барына риза булып, шөкер итеп яшибез. Иң мөһиме – сәламәтлегебез булсын һәм яшьләр дә сабыр булып, бер-берен аңлап, юл куеп яшәсен иде, – дип теләкләрен җиткерде Фәрданша абый.

Ә без исә Салиховлар гаиләсен якынлашып килүче зөбәрҗәт туйлары белән ихластан котлыйбыз. Тигезлектә, тыныч картлык кичерергә насыйп булсын. Бүгенгедәй гөрләшеп, чөкердәшеп яшәгез әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев